news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин Казан ратушасында торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен бүләкләде

Ул Казанда торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең баракларны бетерүдә, кешеләрне подваллардан күчерүдә зур хезмәт куюларын җиткерде.

Илсур Метшин Казан ратушасында торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен бүләкләде
Рамиль Гали

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Оксана Романова). Бүген, 15 мартта, башкала мэры Илсур Метшин Казан ратушасында торак-коммуналь хуҗалыгының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләде.

«Ел башында торак капиталь ремонты, яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча программаларга нәтиҗә ясау традициягә керде. Март аенда шәһәр тормышы өчен мөһим тармак – торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Кешеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт җиткерүдә әйбәт форсат бу», – дип җиткерде мэр бәйрәмдәгеләрне сәламләп.

Ул Казанда нәкъ менә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең баракларны бетерүдә, кешеләрне подваллардан күчерүдә зур хезмәт куюларын җиткерде.

«Шәхсән үз исемемнән сезне бәйрәм белән котлыйм. Имин, бәхетле тормыш, өйләрдә ныклы торбалар, ватылмаучы лифтлар, мәрхәмәтле кешеләрнең үсентеләрне корытмый карап торуларын телим!» – дип йомгаклады чыгышын Метшин һәм бүләкләүгә күчте.

Казан мэры слесарь Александр Рачковка озак еллар намуслы хезмәте өчен күкрәк билгесе тапшырды. Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге тырышлык күрсәткән башка белгеч, хезмәткәрләр дә бүләкләнде һәм котлаулар кабул итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100