news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Метшин Казан–Хельсинки туры авиалиниясен җайга салырга тәкъдим итте
Казан ратушасында узган очрашуда Казан мэры Вяюрюнен әфәндегә татар милли киеме – халат һәм түбәтәй бүләк итте
Скопировать ссылку
(Казан, 3 февраль, “Татар–информ”, Кристина Иванова). Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласы һәм Финляндия мәркәзе – Хельсинки арасында туры авиалиния булдырырга тәкъдим итә. Бу хакта бүген Казан башлыгы башкала Ратушасында 2013 елгы Универсиаданы Финляндия Республикасы делегациясенә тәкъдим итү барышында хәбәр итте.
Финляндия делегациясе Казанга тышкы сәүдә һәм үсеш министры Пааво Вяюрюнен җитәкчелегендә килде. Казан ратушасында кунакларны ТР Президенты каршындагы Халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов, ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Борис Павлов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Казан мэры Татарстан башкаласы кунакларына Суомида яшәүче татарларга карата яхшы мөнәсәбәттә булганнары өчен рәхмәт белдерде. Шәһәр башлыгының сүзләренә караганда, Финляндиягә визитыннан соң анда дөньядагы иң яхшы мәктәптә булу (бу белем учагында Казан мөгаллиме эшли) зур тәэсир калдырган. Шул ук вакытта нәкъ менә Казан укытучысы Павел Шмаков әлеге мәктәптә иң яхшы мөгаллим дип табылды.
Илсур Метшин Финляндия кунакларына Татарстанда әзерләнүче мәгариф системасын реформалаштыру программасы хакында сөйләде. Мэр фикеренчә, Президент программасын гамәлгә ашырганнан соң башкала фәне һәм мәгарифенең үсеш дәрәҗәсе шулкадәр күтәреләчәк ки, ул хәзерге кебек «Nokia» (Финляндия) мобильникларынан түгел, ә Казанда җитештерелгән кәрәзле телефоннан файдаланачак.
Үз чыгышында Илсур Метшин шулай ук 2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья студентлар уеннарына әзерлек мәсьәләсенә дә тукталды. Мэрның сүзләренә караганда, Җәйге универсиада барган көннәрдә Казан дөньяның 170 иленнән Уеннарда катнашучы 15 меңгә якын кешене кабул итәчәк. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, 2013 елгы Универсиадага яңа спорт объектларын сафка бастырудан тыш, шәһәрдә транспорт инфраструктурасы да актив үсеш кичерә.
Җавап сүзендә Пааво Вяюрюнен билгеләп үткәнчә, Казанга визит белән килгән 20 дән артык компаниянең вәкиле республика белән хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну белдерә. Аерым алганда, Финляндия кунаклары “Б” кварталын сафка бастыру, репродукция үзәген төзү, спорт корылмалары өчен җиһазлар китерү һәм башка проектлар тәкъдим итте.
Очрашу ахырында Казан мэры Вяюрюнен әфәндегә татар милли киеме – халат һәм түбәтәй бүләк итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2