Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Метшин Казан халкының сайлау участокларына килүеннән канәгать
Шәһәр башлыгы фикеренчә, ТР Дәүләт Советына сайлаулар бик югары дәрәҗәдә узган
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген "эшлекле дүшәмбе"дә Казан мэры Илсур Метшин шәһәр халкының кичә бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау узган тавыш бирү участокларына килүенә карата үз фикерен җиткерде.
"Парламентта күп партияләр тәкъдим ителергә тиеш. Алар дус һәм килешеп, ә иң мөһиме, үзләренә ышаныч белдергән кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклап эшләр дип өметләнәбез", - дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, ТР Дәүләт Советына сайлаулар бик югары дәрәҗәдә, "зур бәйрәм атмосферасында" узган. "Мин яхшы традициягә башлангыч бирдек дип саныйм. Бу көнне шәһәр кешеләре өчен бик күп кызыклы чаралар һәм акцияләр үтте. Казанда зур бәйрәм оештырылды", - дип өстәде ул. Шәһәр башлыгы чараны оештыручыларга һәм катнашучыларга: "чиста сайлаулар" тәэмин иткән Үзәк сайлау комиссиясе, шәһәр сайлау комиссиясе, участок комиссияләре, шулай ук шәһәрнең район башлыкларына рәхмәт белдерде.
"Эшлекле дүшәмбе"дә шәһәр башлыгы сайлауларга әзерлек барышында казанлылардан алынган барлык теләкләрне бергә туплап, аларны тормышка ашыра башларга кушты. "Бу безнең эштә өстенлек булырга тиеш", - дип билгеләп үтте И.Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз