news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин “Казан” Гаилә үзәге янындагы мәйданның әзерлегенә бәя бирде

Метроның “Кәҗә бистәсе” станциясеннән “Казан” Гаилә үзәгенә кадәр төзекләндерелгән бульвар юлы алып бара.

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Казан мэры Илсур Метшин метроның “Кәҗә бистәсе” станциясеннән булачак фанфест территориясенә кадәр йөреп кайту вакытында яңа җәяүлеләр сукмакларының һәм “Казан” Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкның әзерлегенә бәя бирде. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Метроның “Кәҗә бистәсе” станциясеннән “Казан” Гаилә үзәгенә кадәр төзекләндерелгән бульвар юлы алып бара. Уңайлыклар булдырылган: заманча бәдрәф, велосукмак, арт-объектлар төзелгән.

Хәзер эшчеләр газон салалар. Территориягә юкә, тирәк һәм 3,5 мең куак, шулай ук 1,4 мең кв метр мәйданда күпьеллык һәм берьеллык чәчәкләр утыртылган.

Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе - җитәкче урынбасары Игорь Куляжев сүзләренчә, җәяүлеләр юлы Декабристлар урамы архитектурасына туры килеп тора.

  • Җанатарлар фестивале 14 июньнән 15 июльгә кадәр эшләячәк. Ял көннәре: 29 июнь, 5, 8, 9, 12, 13 июльдә. Бер үк вакытта монда 25 меңгә кадәр кеше катнаша алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot