Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Метшин: "Казан-Арена" стадионы янындагы парковка төзелеше экологияне бозмый"
Казан мэры машина кую урыны төзелеше буенча барлык фикерләргә колак салачагын белдерде.
(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ", Кирилл Шлыков). Бүген Казан мэры Илсур Метшин 2018 елдагы футбол буенча дөнья чемпионатында яңа илчеләрне багышлаудан соң журналистлар белән аралашканда "Казан-Арена" стадионы янындагы парковка төзелеше турында да шәрехләп үтте.
Искәртеп үтик, Казанның экология активистлары машина кую урыны төзелешендә закон бозу очрагы бар дип җиткерә. санкт-Петербург басмасы журналисты әлеге мәсьәлә буенча “сүзләр йөри” дигән соравына мэр: "Дөрес итеп әйткәндә – "сүзләр йөрде". Бүген без ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы нәтиҗәсен алдык. Барысы да хокукый яктан тәртиптә булачак. Кирәкле агачлар күчереп утыртылды. Экосистема сакланды. Болар барысы да кешеләр өчен эшләнә. Янәшәдә яшәгән кешеләр өчен», - дип аңлатты казан мэры.

Илсур Метшин активистларның "Казан-Арена" стадионы төзелеше вакытында да каршы чыгуларын, ә нәтиҗәдә шәһәрнең нинди зур спорт объектына ия булуын һәм аны бөтен илгә үрнәк итеп куюларын җиткерде.
"Без һәрбер фикергә ихтирам белән карыйбыз. Битараф булмаган кешеләргә рәхмәт. Шуңа да төзелеш эшләрен гражданнар фикерен исәпкә алып башкарабыз", – диде шәһәр башлыгы.
Алданрак "Казан-Арена" стадионы янындагы машина кую урыны 2017 елның I кварталында кулланышка тапшырылачак диелгән иде. Проект буенча биредә 700 машина кую урыны булачак һәм анда 145 автобус сыячак. Төзелеш ФИФА таләпләре буенча башкарыла. Машина паркында барлык экологик нормалар сакланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз