news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин: “Капиталь ремонттан соң йортны “хрущевка” дип атарга тел әйләнми”

Быел капремонт программасына 280 йорт кергән

(Казан, 12 май, “Татар-информ”). Казанда 2015 елда капиталь ремонт программасына кертелгән йортларның 5сендә ремонт эшләре төгәлләнгән. Мәскәү районындагы йортларның 1сендә, коммуникацияләрне алмаштыру, фасадны, түбә һәм подъездларны ремонтлау кебек традицион эшләр белән беррәттән, видеокүзәтү системасы куелган, әлеге хезмәттән йортта яшәүчеләрнең барысы да куллана ала.

Башкарылган ремонт эшләрен Казан мэры Илсур Метшин бәяләп кайтты, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Эшлекле сәфәрдә шәһәр җитәкчесен Башкарма комитетның Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Дамир Фәттахов, идарәче компания һәм подрядчы фирма вәкилләре озата йөрделәр.

Искәртеп үтәбез: быел капремонт программасына 280 йорт кергән иде, барлык объектларда да эшләр бара. Аларга 1,5 млрд. сум тирәсе акча бүленгән.

Волгорад урамы, 21 адресы буенча урнашкан йортка 50 елдан артып китә, 1963 елдан бирле биредә капиталь ремонт үткәрелмәгән. Әлеге йорт бу елда капремонт программасына кертелгәнгә, бинаның барлык тышкы һәм эчке элементларын тулысынча яңартуга ирешкәннәр. Кыш башланганнан бирле биредә җылылык бирү, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, канализация системаларына ремонт ясалган, шулай ук фасадта, түбәдә, подвалда һәм подъездларда эшләр башкарылган.

Ремонт барышында керү төркемнәренә зур игътибар бирелгән. Подъездларның үзләрендә почта әрҗәләре һәм батареялар алмаштырылган, баскычларда агач рәшәткәләр, пластик тәрәзәләр урнаштырылган. Башкарылган ремонттан йортта яшәүчеләр дә канәгать булуларын җиткерделәр.

Казанда капремонт барышында беренче тапкыр йортка видеокүзәтү системасы урнаштырылган, әлеге хезмәттән йортта яшәүче барлык халык та куллана ала. Системадан мобиль җайланмалар һәм компьютерлар аша кулланып була, халыкка аннан куллануга ярдәм итә торган ярдәмлек-күрсәтмәләр таратылган.

Илсур Метшин ремонт сыйфатыннан канәгать булуын җиткерде. “Әлеге йорт – бу елда капремонттан соң тапшырылган йортларның берсе, һәм ул өр-яңа кебек күренә. Хәзер әлеге йортны “хрущевка” дип әйтергә тел әйләнми. Видеокүзәтү системасына килгәндә, бу, һичшиксез, кирәкле җайланма. Иминлек мәсьәләсе һәрвакытта да халык өчен актуаль булып тора”, - диде мэр һәм якын киләчәктә Казанның барлык йортлары да видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылачаклыгына ышанычын белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot