Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Метшин Көньяк Кореяда Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр II Бөтендөнья конгрессының пленар сессиясендә чыгыш ясаячак
Илсур Метшин Көньяк Кореяда Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр II Бөтендөнья конгрессының пленар сессиясендә чыгыш ясаячак
(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Казан мэры Илсур Метшин Чеджу шәһәрендә (Көньяк Корея) узучы Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр II Бөтендөнья конгрессының “Үзгәрүчән шәһәрләр дөнья белән идарә итә” темасына 3нче пленар сессиясендә катнаша.
Илсур Метшин Казанның Берләшкән милләтләр оешмасы декларациясендә игълан ителгән һәм дөньяда хәерчелеккә каршы көрәшкә юнәлтелгән меңьеллык максатларын гамәлгә ашыруга керткән өлешенә багышланган доклад белән чыгыш ясачак. Бүген Конгресста шулай ук Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләрнең президенты һәм вице-президентлары сайланыр дип көтелә.
Кичә Казан мэры Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләрнең Евроазиат бүлеге советы утырышын уздырды. Утырышта Хабаровск, Иркутск, Ставрополь, Махачкала, Красноярск мэрлары, Монголия, Кыргызстан, Казахстан, Украина, Әрмәнстанның җирле хакимиятләре җитәкчеләре катнашты. Илсур Метшин Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләрнең Евроазиат төбәк бүлеге штаб-фатиры – шәһәр мэры постында 2 ел эшләү чорына хисап тотты. Бу вакыт эчендә Казанда Бөтендөнья БМО-Хабитат көне һәм Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының IX Конгрессын уздыру аерым әһәмияткә ия булганлыгы билгеләп үтелде. Узган чорда халыкара экспертлар Евразиядә җирле хакимиятләрнең торышы турында хисап тотты. Ул халыкара берлекнең югары бәясен алды. Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләрнең Евроазиат төбәк бүлеге утырышында шулай ук генераль секретарь сайланды. Әлеге вазифага 3 ел вакыт белән янә Казан мэры киңәшчесе Расыйх Сагитов кереште.
Искәртеп үтәбез, Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләрнең II Бөтендөнья конгрессы 29-31 октябрьдә Чеджу шәһәрендә (Көньяк Корея) уза. Конгресска дөньяның 156 иленнән 2000нән артык мэр һәм җирле хакимият җитәкчеләре килгән. Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләрнең II Бөтендөнья конгрессы пленар утырышының төп темасы БМОның меңьеллык максатларын гамәлгә ашыру булды. Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр 11 елдан артык БМО белән хезмәттәшлек итә һәм БМОга җирле хакимиятләр мәсьәләләре буенча консультацияләр биреп, эзлекле эш алып бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз