Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Метшин Иске Татар бистәсендә булды һәм “Иске шәһәр”нең яңа префекты Марат Усмановка йөкләмәләр бирде
Казан мэры: “Иске Татар бистәсендә Яңа ел аерым колорит белән истә калырга тиеш”
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Иске Татар бистәсендә Яңа ел үзенчәлекле вакыйга булырга тиеш. Шәһәрнең тарихи урынына килгән казанлылар һәм кунаклар өчен сәфәр тарихи биналар һәм милли ризыклар белән генә түгел, ә яраткан бәйрәмне каршы алуның үзенчәлекле колориты белән истә калырга тиеш. Бүген Илсур Метшин Иске Татар бистәсендә булды һәм “Иске шәһәр”нең яңа префекты Марат Усмановка йөкләмәләр бирде, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте.
М.Усманов билгеләп узганча, яңа вазыйфада эшләү чорында шәһәрнең тарихи үзәген үстерү перспективалары һәм Иске Татар бистәсенә өстәмә туристлар агымын җәлеп итү буенча күпсанлы яңа идеяләр туган. Ул шулай ук “Иске шәһәр”не яңа елга бизәү буенча тәкъдимнәре белән уртаклашты. Шулай итеп, Кабан күле буенда зур чыршы урнаштыру планлаштырыла. “Шулай ук биредә этно-мәдәни компонентларны кертеп театральләштерелгән тамаша оештырырга уйлыйбыз”, - диде префект.
Мэр “Иске шәһәр” урамнарында борынгы татар бәйрәме “Каз өмәсе”н билгеләп үтәргә тәкъдим итте.
“Иске Татар бистәсендә барлык кунаклар өчен Яңа елны каршы алу асылын күрсәтү мөһим”, - диде ул.
М.Усманов сүзләренә караганда, бүген Иске Татар бистәсенең тарихы, биредә яшәүче гаиләләр һәм тарихи биналар турында документаль трилогия төшерү буенча эш дәвам итә. Шулай ук Казан шәһәренең тарихи үзәге төзеклегенә багышланган “36,6” туристлык маршрутын ачу планлаштырыла.
“Иске Татар бистәсенең 6 урамында 36 мәдәни мирас объекты бар. Маршрут бу объектларны берләштерә һәм туристларны җәлеп итәчәк”, - дип аңлатма бирде префект.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз