news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Метшин: “Икътисад кешеләрнең сәламәтлегеннән мөһимрәк була алмый”
“Кешеләрнең сәламәтлеген һәм иминлеген саклау өлкәсендә Федераль законнар, федераль дәрәҗәдәге документлар күрсәтелгән срокларда берсүзсез үтәлергә тиеш”, - диде Казан мэры Илсур Метшин
Скопировать ссылку
(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Ф.М. Тимерханов күтәргән мәсьәлә бу заводта эшли торган кешеләрнең сәламәтлеген һәм иминлеген саклауга гына кагылмый, икътисад кешеләрнең сәламәтлегеннән мөһимрәк була алмый”, - дип белдерде бүген Казан мэры Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе вакытында. Казан шәһәре Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Ф.Тимерхановның “КОМЗ” заводында янгынга каршы тору системасы җимерелү, әлеге ведомствога караган янгын частен бетерелү турындагы хәбәрен ишеткәч.
Илсур Метшин фикеренчә, әлеге өлкәдә Федераль законнар, федераль дәрәҗәдәге документлар күрсәтелгән срокларда берсүзсез үтәлергә тиеш. Бу нисбәттән ул эшне шәһәр Прокуратурасы белән берлектә активрак алып барырга чакырды.
“Предприятиеләрнең икътисади торышы һәм нинди структура булуга карамастан, халкыбызны гадәттән тыш хәлләрдән саклау мәсьәләләре, берсүзсез үтәлергә тиеш. Монда кризиска сылтарга кирәк түгел. Соңгы тикшерүләр күрсәткәнчә, кайбер структуралар сезнең катгый күрсәтмәләрегезне үтәүдән читкә тайпылып килгән. Бу мәсьәләдә бернинди дә искәрмә булырга тиеш түгел”, - диде мэр Ф.Тимерхановка.
Илсур Метшин Яңа елга багышланган чараларда - чыршы бәйрәмнәреннән башлап мәктәпләрдә, балалар, ата-аналар һәм әби-бабайлар күпләп җыелган урыннарда Эчке эшләр идарәсе, шәһәр Прокуратурасын иминлек мәсьәләләренә игътибар итәргә чакырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2