Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Метшин Идел буе районы бистәләрендә булды
Шәһәр башлыгы Салмачы, Вишневка һ.б. торак пунктларда “Бистә” шәһәр программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре белән кызыксынды
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Казан мэры Илсур Метшин Идел буе районының кайбер бистәләрендә һәм быел Салмачыда ачылган бистә идарәсенең яңа администрация бинасында булды. Илсур Метшинны Казан Идел буе районы башлыгы Равил Кәримов, Казанның эчке эшләр идарәсе башлыгы Алексей Селивановский, Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Алексей Фролов, шәһәрнең коммуналь хезмәтләр җитәкчеләре озатып йөрде, дип хәбәр итә шәһәр мэрының матбугат хезмәте.
Шәһәр башлыгы Салмачы, Вишневка (“Салмачы торак комплексы), Восточный, Плодопитомник һәм Алтан (“Восточный” торак комплексы) торак пунктларда “Бистә” шәһәр программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре белән кызыксынды. Бу бистәләр 2001 елда Казанга кушылган иде. Бүгенге көндә биредә 1500 йортта 4 меңнән артык шәһәрле теркәлгән. 2010 елдан башлап бистә идарәсенең яңа бинасында Казанның Идел буе районы администрациясе торак пунктлары белән эшләү бүлеге белгечләре бистәдә яшәүчеләрне кабул итү оештырылган. Бу яңа бинада почта элемтәсе, исәп-хисап үзәге эшли һәм тәртип саклау милициясе пункты ачылган.
Илсур Метшин яңа идарә бинасына барганда кибет янында туктап, бистәдә яшәүчеләр белән аралашты. Алар беренче чиратта су белән тәэмин итү сыйфаты начар булудан зарланды. Хәзерге вакытта бу челтәрләрне шәһәр балансына кабул итү эшләре бара, дип билгеләп үтте “Водоканал” МУП директоры Андрей Егоров. Аннары бистәдә ремонт һәм су белән тәэмин итүнең сыйфатын яхшырту эшләре башланачак. Биредә яшәүчеләр шәһәр башлыгыннан урамнарны яктырту нокталарын арттыру һәм бистә юлларын чистартуны яхшыртуны сорады. Бүгенге көндә Салмачыда бер мәктәп эшли. Биредә 80нән артык мәктәпкәчә яшьтәге бала яши, аларга балалар бакчасы кирәк. Моннан тыш, гомуми практика табибы офисы төзелеше өчен күптән участок билгеләнгән иде, әмма финанс кыенлыклар булу сәбәпле төзелеш кичектерелеп килә.
Илсур Метшин барлык мәсьәләләрне дә үз контроленә алды. “Бистәдә яшәүчеләрне әһәмияткә ия проблемалар борчый. Юлларның сыйфаты, аларны чистарту, урамнарны яктырту мәсьәләләре борчый, коммуналь челтәрләр буенча да проблемалар бар. Хәзер җәмәгатьчелек транспорты буенча зарланулар булмау яхшы. Бу очрашу буенча анализ ясап, план төзегәч әкренләп бу проблемаларны хәл итү өстендә эшли башлыйбыз. Бу эшләрне быел башлаячакбыз”, - дип белдерде шәһәр башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз