Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Метшин Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының җитәкчеләре арасында 2014 ел медиарейтингын әйдәп бара
Аннан соң Түбән Новгород һәм Пермь мэрлары килә
(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Казан мэры Илсур Метшин 2014 ел нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының җитәкчеләре арасында үткәрелгән “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасы медиарейтингында беренче урынга чыкты.
Рейтинг “Медиалогия” ММЧ базасы нигезендә төзелгән, ул аеруча абруйлы 22 меңләп чыганакны – ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмат агентлыклары, интернет-ММЧ – үз эченә ала. Аңа Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының хәзерге җитәкчеләре һәм хакимиятләре башлыклары керә.
Узган елның федераль һәм региональ ММЧын анализлау нәтиҗәләре буенча Илсур Метшинның медиаиндексы 30 мең 274,03 пунктны тәшкил итә. Анализлаучыларның сүзләренә караганда, Илсур Метшинның шәһәр Думасы каршында 2013 ел нәтиҗәләре белән чыгыш ясаган исәп-хисабы турында күп язылган. Үзенең чыгышында Татарстан башкаласы мэры 2013 елны Универсиаданы үткәрүгә бәйле рәвештә “Казан тарихындагы иң тарихи һәм катлаулы чор” буларак искәртеп үтә. Шулай ук ММЧнда шәһәр башлыгының былтыр Казан шәһәре Думасы депутатлары исеменнән РФ мәдәният министры Владимир Мединский һәм яшь башкаручыларның “Новая волна” популяр музыка халыкара конкурсы президенты Игорь Крутой адресына әлеге конкурсны Казанда үткәрү тәкъдиме белән юллаган рәсми хаты турында да күп язылган.
Еллык медиарейтингның икенче урынында – Түбән Новгород шәһәре мэры Олег Сорокин (9 мең 110,31 пункт), өченче урында – Пермь шәһәре башлыгы Игорь Сапко (8 мең 620,60 пункт).
Шул хакта мәгълүмат биргән Казан мэриясе сайты искәрткәнчә, Илсур Метшин 2014 елның айлык медиарейтингларында һәрвакытта да беренчелекне саклап килде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Татарстан башкаласы башлыгы Илсур Метшин Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының җитәкчеләре арасындагы 2013 ел медиарейтингы нәтиҗәләре буенча да лидерлык позициясендә иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз