Илсур Метшин Идел буе федераль округы субъектлары башкалалары җитәкчеләре медиарейтингын әйдәп бара
Төгәлрәге, Казан мэры беренчелекне янә саклап калды
(Казан, 17 март, “Татар-информ”). 2015 елның февраль нәтиҗәләре буенча Казан мэры Илсур Метшин Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының җитәкчеләре арасында “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасы медиарейтингында кабат беренче урынга чыкты, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Рейтинг “Медиалогия” ММЧ базасы нигезендә төзелгән, ул аеруча абруйлы 23,1 мең чыганакны – ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмат агентлыклары, электрон ММЧ – үз эченә ала.
Февраль аенда федераль һәм региональ ММЧын анализлау нәтиҗәләре буенча, Илсур Метшинның медиаиндексы 1781,54 пунктны тәшкил итә.
Февраль медиарейтингының икенче урынында – Түбән Новгород шәһәре мэры Олег Сорокин (1386,69 пункт), өченче урында – Саратов шәһәре башлыгы Олег Грищенко (1261,29 пункт).
Шуны да әйтергә кирәк, Илсур Метшин инде берничә ай рәттән “Медиалогия” рейтингында беренчелекне саклап килә.