news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин - Идел буе федераль округы башкала мэрлары арасында икенче баскычта

Казан шәһәре хакимияте башлыгы Калинкин Денис рейтингның җиденче баскычында.

(Казан, 28 май, "Татар-информ", Сельвина Илкәева). Илсур Метшин Идел буе федераль округы башкала башлыклары медиарейтингында икенче урында, дип хәбәр итә Медиалогия бәйсез мәгълүмат компаниясе матбугат хезмәте.

Казан шәһәре хакимияте башлыгы Калинкин Денис рейтингның җиденче баскычында.

Рейтинг Идел буе федераль округы башкалалары башлыкларының апрель аенда массакүләм матбугат чараларында ничә тапкыр искә алынуларына бәйле төзелгән.

Апрельдә вакытлы матбугат чаралары Метшинның чүп яндыру заводы проектына бәйле еш искә алган. Мэр заводның куркынычсызлыгын раслау өчен, Новониколаевскида җир сатып алып, гаиләсе белән шунда яшәргә вәгъдә бирде. Шулай ук Илсур Мэтшин төзелеш буенча эшче төркем булдыруны да тәкъдим итте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot