news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин Идел буе федераль округы башкала җитәкчеләренең февраль рейтингын әйдәп бара

Бу “Медиалогия” версиясе буенча шулай

 (Казан, 18 март, “Татар-информ”). “Медиалогия” мәгълүмат-аналитика системасы Идел буе федераль округы субъектлары башкалалары җитәкчеләренең 2016 елның февраль ае өчен чираттагы рейтингын әзерләгән. Анда Казан мэры Илсур Метшин беренче урынга чыккан, диелә Татарстан башкаласы муниципаль сайтында.

Илсур Метшинның медиаиндексы федераль һәм республика ММЧ анализы нәтиҗәләре буенча 3801,20 пунктны тәшкил иткән. Узган айда массакүләм мәгълүмат чараларында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР башкаласында өлеш кертеп фатир төзетүдә алданучылар белән үткән киңәшмәсе турында яктыртыла. Әлеге чарада Казан мэры Илсур Метшин да катнашкан. Моннан тыш, Илсур Метшин Казанның кече һәм урта бизнесына ташламалы финанс ярдәме күрсәтүне арттыру бурычын йөкләгән.

Рейтингның икенче урынында - Самара мэры Олег Фурсов (2194,28 пункт), өченче урында – Саратов башлыгы Олег Грищенко (1232,06 пункт).

Рейтинг исә ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмат агентлыгы, интернет-ММЧ арасында иң абруйлы 30,7 мең чыганакны үз эченә алган “Медиалогия” системасының ММЧ базасы нәтиҗәләре нигезендә төзелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot