news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин: Хезмәт базарында вазгыять рәсми статистикага караганда катлаулырак

30 марттан 8 апрельгә кадәр Казанда эшсез статусында теркәлү өчен электрон почтага 1,5 мең гариза юлланган. Бу вакыт эчендә 113 кеше эшкә урнаштырылган.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда хезмәт базарында вазгыять рәсми статистикага караганда катлаулырак. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин мэриядә узган киңәшмәдә әйтте.

«Иллюзияләр корырга кирәкми — кемнедер административ отпускка җибәрделәр, кемнедер — түләнми торган отпускка. Вазгыять статистикага караганда катлаулырак. Кызганыч, ул әле тагын да кискенләшәчәк», — диде шәһәр җитәкчесе.

Казан шәһәре Мәшгульлек үзәге директоры вазифаларын башкаручы Гөлнара Филиппова әйтүенчә, 30 марттан 8 апрельгә кадәр эшсез статусында теркәлү өчен электрон почтага 1,5 мең гариза юлланган. Бу вакыт эчендә 113 кеше эшкә урнаштырылган.

Илсур Метшин Мәшгульлек үзәгендә эш дөрес оештырылуны, вазгыятьне аерым контрольдә тотуны, күрсәткечләрне күзәтеп баруны, белгечләр консультациясе алыр өчен кайнар линияләрне көчәйтүне сорады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100