news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин хәләл җефете белән пионер лагеренда танышканнарын әйте

Казан мэры лагерьларны ремонтлау программасы өчен Татарстан Президентына рәхмәтен җиткерде.

Илсур Метшин хәләл җефете белән пионер лагеренда танышканнарын әйте
tatarstan.ru

(Казан, 15 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казан шәһәре мэры Илсур Метшин хәләл җефете белән пионер лагеренда танышкан. Бу хакта ул "Казан Экспо" үзәгендә "Тәрбия - белем бирү сыйфатын күтәрү факторы" темасына республика август киңәшмәсендә әйтте.

"Россиянең бер төбәгендә дә тиңе булмаган карар кабул ителде. Җәйге лагерьлар төзү һәм капиталь ремонтлау буенча Президент программасы башланды. Рөстәм Нургалиевич, хатыным белән пионер лагеренда танышкан кеше буларак, рәхмәтемне җиткерәм", - диде Илсур Метшин.

Ул Казанның, башка күп кенә шәһәрләрдән аермалы буларак, шәһәр читендәге лагерьлар системасын саклап калуга ирешелгәнен әйтте. "Безгә лагерьлар урынында торак бистәләр төзү буенча проектлар белән килүчеләр булды. Аллаһка шөкер, без моңа бирешмәдек", - диде мэр.

Ул лагерьларның фасадына гына ремонт ясалмаганын, ә ел әйләнә кулланырлык шартлар белән тулы реновация үткәрелгәнен билгеләп узды.  

  • Өч ел эчендә Татарстанда ТР Презденты йөкләмәсе буенча балалар җәйге сәламәтләндерү лагерьларына 7 млрд сум акча юнәлдерелә. 45 муниципаль берәмлектә 94 объект тәртипкә китереләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100