news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин депутатлар халыкның барлык гозерләрен үтәсен дип теләде

Казан мэры Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга нәтиҗә ясады һәм сайлаучыларга рәхмәт әйтте.

Илсур Метшин депутатлар халыкның барлык гозерләрен үтәсен дип теләде
Рамиль Гали/архив

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Татарстан Дәүләт Советына республика халкының барлык гозерләрен үтәвен теләде һәм сайлаучыларга рәхмәт белдерде.

«Мин, беренче чиратта, парламентның яңа составына җыелган гозерләр һәм тәкъдимнәргә таянып эш итүен теләп калам. Бүгенге көндә аларның күләме шактый зур», - дип искәртте Илсур Метшин.

Казан мэры шулай ук гражданлык активлыгы күрсәткән барлык татарстанлыларга рәхмәт белдерде.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot