news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин чүп эшкәртү заводы төзү турында хыяллануын әйтте

Татарстан «иң яхшы, иң заманча һәм экологик чиста завод» төзи алачак, дип ышандырды Казан мэры.

Илсур Метшин чүп эшкәртү заводы төзү турында хыяллануын әйтте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казан мэры Илсур Метшин үзенең яңа хыялы итеп чүп эшкәртү заводы төзүне атады. Бу хакта ул журналистларга 2019 елның йомгаклау матбугат конференциясендә сөйләде.

«Минем хыялым — чүп эшкәртү заводы төзелешен гамәлгә ашыру. Без, Аллаһ кушып, моны гамәлгә ашырганда, әгәр ике кулны алсак, мин тормышка ашыра алган барлык казанышларым бер кулда, ә икенчесендә бу завод булачак» , — диде Илсур Метшин.

Шул ук вакытта Казан мэры сүзләренчә, төзелештә югары заманча технологияләрне кулланырга һәм нормативлар буенча эшләргә кирәк.

«Мин сезгә бөтен җаваплылыгым белән әйтәм: мэр, шәһәр башлыгы, Казанда яшәүче кеше буларак та моны барлык технологияләрне үтәгәндә зур бәхет дип саныйм. Моның өчен без, Президентыбыз, Хөкүмәтебез һәм битараф булмаган казанлылар, җәмәгатьчелек бар. Без технологияләрне бозуга юл куймаячакбыз. Без иң яхшы, иң заманча һәм иң экологик чиста завод төзиячәкбез», — дип вәгъдә итте ул.

2018 елда Илсур Метшин мэр постында ике елдан соң Зур Казан боҗрасы төзелешен тәмамлауны хыялы дип атаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100