Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Метшин: "Безнең волонтерлар бар яктан да үзенчәлекле"
Мэр чемпионатта барлык спорт төрләре буенча ыгы-зыгы күзәтелүен билгеләп узды
(Казан, 4 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда 24 июльдән бирле барган спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионаты ярышларына 460 мең билетның 380 меңе сатылып беткән. Бу хакта бүген журналистлар белән иртәнге аш барышында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
"Чемпионатның яртысына килеп җитттек. Әлегә йомгак ясарга иртәрәк, әмма кызыксыну зур булуы көн кебек ачык - 460 мең билетның 380 меңе сатылып беткән, бу әле алда ярымфинал, финал ярышлары көтелүен исәпкә алып. Барлык спорт төрләре буенча ыгы-зыгы күзәтелә. Эмоциональ күтәренкелек булуына шатмын", - дип белдерде Илсур Метшин.
Мэр чемпионатта эшләүче волонтерларның да үзенчәлекле булуын билгеләп узды. "Без бөтен Җир шарында волонтерлар эшчәнлеген күзәттек, әмма беркайда да безнекеләргә җитми", - дип ул бездәге волонтерларның ачык, ягымлы булуын ассызыклады һәм моның, һичшиксез, кунаклар күзенә ташлануын билгеләп узды. Илсур Метшин киңкүләм чараларның волонтерларга да уңай йогынты ясавын ассызыклады. Хәзер алар үзен күпкә кыю, иркен тота, инглиз телен камил белә, дип билгеләп үтте ул.
Моннан тыш, Илсур Метшин ФИНА паркына баручылар санының 200 меңгә якынлашуын әйтте. "Зур кызыксыну күренә, халык гаиләләре, балалары белән килә", - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз