Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Метшин: Без кабул ителәчәк законнарга битараф түгел
Казан мэры алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашты.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында яшәүчеләр алтынчы чакырылыш республика парламентының ничек формалашуына һәм ул кабул итәчәк законнарга битараф түгел. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин сайлау участогында тавыш биргәннән соң хәбәр итте.
«Татарстан парламенты нинди булачагын безнең сайлаучылар билгели. Мин Казанның барлык кешеләрен сайлау участокларында үз тавышларын бирергә чакырам. Без иртәгә булачак көнгә, кабул ителәчәк закон проектларына битараф түгел. Бүген барысы да сезнең кулда, хөрмәтле казанлылар», – диде Метшин.
Шәһәр башлыгы сайлауларга тормыш иптәше Гөлнара Метшина белән килде. Алар парламент депутатлары өчен үз тавышларын Петровский бистәсендәге сайлау участогында бирде.
- Бүген Казанда барлыгы 461 сайлау участогы эшли. 2019 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, шәһәрдә 914 меңнән артык сайлаучы яши.
Тавыш бирү участокларыннан ерак булган торак пунктларда яшәүче гражданнарга уңайлы булсын өчен сайлау участокларына кадәр түләүсез автобуслар йөри.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз