Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Метшин “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасының Евроазия төбәк бүлеге президенты итеп сайланды
Илсур Метшин “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасының Евроазия төбәк бүлеге президенты итеп сайланды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген Казанда уза торган Бөтендөнья БМО-Хабитат көне кысаларында “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасы Евроазия төбәк бүлегенең чираттан тыш Генераль Ассамблеясы булды.
РФ Президентының Ерак Көнчыгыш федераль округы Президенты Камил Исхаков “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасының Евроазия төбәк бүлеге президенты вазифасын үз өстеннән төшерде һәм әлеге урынга Казан мэры Илсур Метшинны тәкъдим итте. Генераль Ассамблеяда “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасының Евроазия төбәк бүлеге әгъзалары булган шәһәрләрдән 66 делегат катнашты. “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасының Евроазия төбәк бүлеге президентын сайлауга яңа кандидатура өчен 44 делегатның тавыш бирүе җитә иде. Тик хисап комиссиясенә тавышларны озак санарга туры килмәде – Илсур Метшин кандидатурасы әлеге постка бертавыштан якланды.
“Әлеге дәрәҗәле оешманы җитәкләүне миңа ышанып тапшырганыгыз өчен минем ничек дулкынлануымны белдерү кыен, бигрәк тә аның үсеше өчен ике ел дәвамында күп нәрсә эшләгән Камил Исхаковтан соң. Оешма алдында торган бурычларны тормышка ашыру өчен, мин кулдан килгәннең барын да эшләячәкмен. Җирле хакимиятләрнең теләкләре Россиядә һәм бөтен дөньяда ишетелсен өчен тырышачакмын. Монда мин сезнең тәҗрибәгә таяначакмын, хөрмәтле хезмәттәшләр”, - дип билгеләп узды үз чыгышында “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасының Евроазия төбәк бүлеге президенты итеп сайланганнан соң Илсур Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз