news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин «Бердәм Россия» праймеризында катнашты

Татарстанда тавыш бирү өчен 557 хисап участогы ачылды, алар кичке сигезгә кадәр эшләячәк.

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин «Бердәм Россия» партиясенә алдан тавыш бирүдә катнашты. Шәһәр башлыгы кандидатлар өчен онлайн режимда тавыш бирде, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Онлайн-праймериз 24 майда башланды. Шулай ук бүген Татарстанда көндезге тавыш бирү өчен 557 хисап участогы ачылды, алар кичке сигезгә кадәр эшләячәк.

Сайлаучылар федераль һәм бер мандатлы округлар буенча кандидатлар фамилияләре язылган ике бюллетень ала. Праймеризда катнашу өчен Татарстанда 96 кандидат теркәлгән. Кандидатларның теләсә күпме саны өчен тавыш бирергә мөмкин. Исемлекләрне 19 июньдә партия съездында раслау планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot