news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин автомобиль транспорты хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Илсур Метшин автомобиль транспорты хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Эльвира Шакирова). Бүген Казанның “Уникс” концертлар залында автомобиль транспорты хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Транспорт өлкәсендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котларга Казан мэры Илсур Метшин килде.

“Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне октябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Узып баручы ел җиңелләрдән булмады. Чөнки башкалада транспорт челтәре тулысынча алмаштырылды. Шәһәр җитәкчелегенең моны башкарып чыгаруына шикләнеп караучылар да күп булды. Ләкин минем күңелдә шик тумады. Казан бу өлкәдә беренче шәһәр булганлыктан, безгә хәзер киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр. Һәм тиздән башкала үрнәк шәһәргә әйләнәчәк”, - дип сөйләде Илсур Метшин.

“Бүген без бирегә транспорт тармагы вәкилләрен чакырдык. Сезгә булган хөрмәтемне һәм рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Сез шәһәрнең кәефен тудыручылар. Шәһәргә беренче тапкыр килгән кеше, иң беренче чиратта, транспортка утыра. Кешедә шәһәрнең нинди дәрәҗәдә булуы турындагы фикер транспортның килеп туктавы һәм ишекләре ачылуы, кондукторның аралашуыннан туа. Кәефнең нинди булуы да нигездә сездән тора. Мин сезгә уңышлар, исәнлек һәм гаилә бәхете телим. Балаларыгыз һәрвакыт сөендереп яшәсен”, - дип изге теләкләрен җиткерде шәһәр башлыгы.

Казан мэры яңа традиция кертү ниятеннән автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне кысаларында “Пассажир транспортының иң яхшы йөртүчесе” һәм “Елның иң яхшы кондукторы” бәйгеләрен игълан иткән иде. Бүген Илсур Метшин һәм Казан шәһәренең транспорт һәм элемтә комитеты рәисе Айдар Габделхаков бәйге җиңүчеләрен бүләкләде.

“Автобусның иң яхшы йөртүчесе” номинациясендә беренче урынны ПАТП-2 предприятиесе йөртүчесе Марат Шәйхетдинов, икенче урынны КПАТП-7 оешмасы йөртүчесе Марсель Габдуллин һәм өченче урынны КПАТП-4 йөртүчесе Айдар Низамиев алды.

“Шәһәр электротранспортының иң яхшы йөртүчесе” номинациясендә беренче урынга 2нче санлы трамвай депосы хезмәткәрләре Фәния Тимофеева, икенче урынга Ирина Кулакова һәм өченче урынга 1нче санлы трамвай депосы йөртүчесе Владимир Сизов лаек булды. Әйтеп узылган җиңүчеләргә беренче урында – 70 мең, икенче урында – 35 мең, өченче урында – 15 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

“Автобусның иң яхшы кондукторы” номинациясендә беренче урында КПАТП-7 хезмәткәре Гөлназ Рәхимова, икенче урында ПАТП-2 кондукторы Дмитрий Кусюмов һәм өченче урында КПАТП-7 оешмасы хезмәткәре Айрат Хисамиев җиңде.

“Шәһәр электротранспортының иң яхшы кондукторы” номинациясендә беренче урынга Татьяна Полякова, икенчегә – Эльмира Савагина һәм өченче урынга Мария Машанина чыкты. Алар өчесе дә 2нче санлы трамвай депосында эшли. Җиңүче кондукторларга беренче урында - 30 мең, икенче урында – 20 мең һәм өченче урында – 10 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелде.

Билгеле булганча, бәйге агымдагы елның 17 сентябрендә игълан ителгән иде. “Кайнар линия” телефоны буенча барлыгы 1200 казанлы үз фикерен әйтеп шалтыраткан. Шуларның 1000е уңай бәя биргән. Халыкка транспорт хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыру максатыннан уздырылган бәйгегә SMS-хәбәр, электрон почта, телефон һәм язма хат аша тавыш бирергә мөмкин булды.

Бүгенге көндә Казанда 3 меңнән артык җир өсте пассажир транспорты йөртүче һәм 1700дән артык кондуктор бар. Хәзерге вакытта 900 кеше исәбендә пассажир транспортын йөртүчеләр таләп ителә.

Илсур Метшин транспорт һәм элемтә комитеты хезмәткәрләренә Мактау кәгазе, “ПАТП-4” җаваплыгыгы чикләнгән җәмгыятенең директоры Наил Садриевка “Казан өчен башкарган хезмәте һәм батырлыгы өчен” тамгасы, ПАТП-2 һәм ПАТП-4 оешмалары хезмәткәрләренә мэрның Рәхмәт хаты, “Метроэлектротранс” предприятиесе хезмәткәрләренә Мактау кәгазьләре тапшырды.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов РФ Транспорт министрлыгы бүләкләрен, “ТР атказанган транспорт хезмәткәре” исемен, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100