Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Метшин: “Аксенов-фест” – сәләтле яшьләргә үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлеге”
Башкалада “Аксенов - фест” фестивале узачак
(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 1-4 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә “Аксенов - фест” фестивале узачак. Ул быел 8 нче тапкыр оештырыла.
Шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов бүген башкала җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, фестиваль кысаларында 20 ләп чара уздырырга ниятлиләр.
Фестивальнең төп мәйданчыгы — Василий Аксенов йортында. 1-3 ноябрь көннәрендә анда тематик очрашулар, “түгәрәк өстәл”ләр, яңа китапларны тәкъдим итү чаралары һ.б. уздыру ниятләнә. Фестивальдә Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург һ.б. шәһәрләрдән катнашучылар көтелә. Алар арасында Герман Садулаев, Андрей Балдин, Александр Кабаков, Алексей Соломотин, Ольга Сульчинская һәм Казанның популяр авторларының берсе Денис Осокин һ.б. бар. Фестивальнең попечительләр советы рәисе Евгений Попов, “Октябрь” журналы баш мөхәрирре Ирина Барметова да тамашачыларда зур кызыксыну уятачак, дип белдерә оештыручылар.
Фестивальдә, шулай ук, “Рассказ в ладонь” театраль тамашасын тамашачылар хозурына тапшыру да ниятләнелә. Ул фестиваль өчен махсус эшләнелгән һәм 3 ноябрь көнне “Казан” милли-мәдәни үзәгендә күрсәтеләчәк. Проектны яшь режиссер Тәлгать Батталов сәхнәләштерә.
4 ноябрь көнне исә “Йолдызлы билет” премиясен тапшыру тантанасын уздыру планлаштырыла. Җиңүчеләр исемнәрен Казан ратушасында хәбәр итәчәкләр. Аларга, гадәт буенча, фестиваль сынын, премиядән тыш, быел күкрәк билгесе дә тапшырылачак. ТР Язучылар берлеге белән берлектә, татар шагыйрьләре әсәрләрен русчага тәрҗемә итеп, китап итеп чыгару да ниятләнә.
”Аксенов-фест” – бу югары дәрәҗәдәге чара һәм ул шәһәрнең мәдәни тормышында да зур урын тота. Шәһәребез тарихының бер өлеше булган һәм танылган Василий Аксеновны искә алу гына түгел, ә сәләтле яшьләргә үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлеге дә бу”,- диде мэр Илсур Метшин бу уңайдан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз