news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин Африка чумасы вазгыяте турында: "Барыбыз да әзер булырга тиеш"

Татарстан башкаласында дуңгызларда Африка чумасы соңгы тапкыр 2012 елда ачыкланган.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Ел башыннан алып Казанда дуңгызларда Африка чумасының бер генә очрагы да теркәлмәгән. Шулай да күрше районнарда һәм төбәкләрдә мондый очраклар ачыклану белән бәйле рәвештә, Татарстан башкаласы хакимияте ветеринария куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча катгый режимда эшли. Бүген эшлекле дүшәмбедә РФ, ТР һәм Казанда дуңгызларда Африка чумасы вазгыяте турында "Казан Дәүләт ветеринария берләшмәсе" ДБУ башлыгы Тимур Галиев белдерде.

"Россиянең кайбер төбәкләрендә вазгыять киеренке кала. Шуңа күрә Казан территориясе куркыныч авырулар керү буенча даими куркыныч астында тора. Бигрәк тә себер түләмәсе (себер язвасы), дуңгызларда Африка чумасы, котыру чире борчу уята", - дип билгеләп үтте Галиев.

Аның сүзләренчә, хәзергә шәһәрдә дуңгызларда Африка чумасы йоктыруның бер генә очрагы да ачыкланмаган, әмма, гомумән, Россия буенча авыру очраклары артты.

Искәртеп үтик: 2016 ел башыннан ил территориясендә дуңгызларда Африка чумасының 261 очрагы теркәлгән. Аерым алганда, августта Чуашстан Республикасында ике торак пунктта бу чир теркәлгән, шул сәбәпле, Татарстанның Чүпрәле, Буа, Апас һәм Кайбыч районнарында карантин игълан ителде. Чикләүләр 24 сентябрьдә гамәлдән чыгарылды.

28 сентябрьдә дуңгызларда Африка чумасы очрагы Нурлат районында ачыкланды, бу шәһәр өчен куркыныч тудыра, чөнки Татарстан башкаласы белән районнар арасында продукция ташыйлар. Татарстан Президенты указы белән бүген Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән, Чистай районнарында чаралар күрелә.Указ бу районнар территорисендә терлекләр сую, күчерү, ярминкәләр һәм күргәзмәләр үткәрү, дуңгыз һәм аның продуктларын сату чикләү каралган.

Августтан алып сентябрьгә кадәр 66 үрнәк алынган, барлык очракларда да дуңгызларда Африка чумасы нәтиҗә тискәре. Татарстан башкаласында дуңгызларда Африка чумасы соңгы тапкыр 2012 елда ачыкланган.

Шәһәргә кергәндә «Малиновка» ветеринар посты эшли. Алар тәүлек буе продукция ташучы транспортны тикшерә. Ел башыннан постта 224 хокук бозу очрагы ачыкланган. Штраф күләме 655 мең сум тәшкил иткән.

"Африка чумасы йоктырылган продукция кертү куркынычы бар. Күптән түгел Оренбург өлкәсендә 15 тонна ит һәм сало керткәннәр, әлегә бу факт расланмаган. Хәзер анализлар ясала", - дип белдерде Тимур Галиев.

"Әгәр Оренбургта бу хәл булган икән - өйрәнергә кирәк. Район башлыклары, сәүдә, җәмәгать туклану оешмалары җитәкчеләре әзер булырга тиеш. Иң мөһиме иркенәергә ярамый. Бу мәсьәлә буенча шәһәрдә җаваплы кеше буларак, барысын да контрольдә тотуыгызны сорыйм. Сакланырга, чараларны катгыйлатырга кирәк. Үз вакытында мәгълүматлаштыру зарур", - диде Казан мэры Илсур Метшин.

Шәһәр җитәкчесе бөтен район башлыкларына "Дәүләт ветеринария берләшмәсе" белән бергә чаралар комплексын әзерләргә һәм бу атнаның җомгасына кадәр язмача тапшыруны йөкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100