news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин: “15 сентябрьгә ягу сезонына әзер булырга кирәк”

Казанның социаль объектларының 99 проценты ягу сезонына әзерләнгән

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Казанда күп фатирлы торак йортларның ягу сезонына әзерлеге 97 процент тәшкил итә.

Бу хакта бүген шәһәр җитәкчелеге киңәшмәсендә Казан каласы Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин белдерде.“Безнең 144 йорт кала – алар торак милекчеләре ширкәте, ведомстволар йортлары һәм капиталь ремонттагылар. 15 сентябрьгә кадәр бу йортлар сезонга тулысынча әзер булачак”, - диде ул.

Казанның социаль объектларының 99 проценты ягу сезонына әзерләнгән: мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт объектлары, социаль яклау һәм мәдәният объектлары.

“Капиталь төзекләндерүдә булган 7 мәктәп кала, һәм анда эшләр уку процессына комачауламый. Декабристлар урамы, 81 а адресы буенча урнашкан мәшгульлек үзәгендә ягу сезонына әзерлек эшләре бара. Бу объектлар киләсе атнада тапшырылачак”, - диде спикер.

И.Гыйниятуллин сүзләренә караганда, кинәт суыткан очракта, социаль өлкә учреждениеләрендә игълан ителгән көннән иртәрәк җылылык җибәреләчәк.

Казан Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе сөйләвенчә, коммуналь комплекс оешмаларында әзерлек эшләре үткәрелгән.

Казанда ягу сезоны Казан каласы Башкарма комитеты карары белән игълан ителә. Ул ягу сезонын башлау шартларын искә төшереп үтте: биш көн дәвамында уртача температура 8 градустан түбән булуы шарт. “Узган ел һәм өченче ел ягу чоры 26 сентябрьдә башланган иде”, - диде ул.

“2008 елда ягу сезонын 15 сентябрьдә башлаганны яхшы хәтерлим. Шуңа күрә җылылык белән тәэмин итүче барлык оешмалар, идарәче компанияләр 15 сентябрьгә әзер булырга тиеш”, - дип таләп итте Казан мэры Илсур Метшин.

Шулай ук шәһәр башлыгы Казан каласы Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе, бу атнада интернет аша кайнар су бетерелүдән зарланып мөрәҗәгать итүчеләр күп булуын белдерде.

И.Гыйниятуллин аңлатуынча, “Генерирующая компания” ААҖ филиалы – “Казанские тепловые сети” предприятиеләре җылылык челтәрләрендә тикшерү үткәрелгән, кайнар су бетү дә шуның белән бәйле. Бу эшләр өч көн дәвамында башкарылып чыкты, диде ул. 

“Аңлашыла ки, кайнар суны вакытлыча бетереп тору беркемне дә куандырмый. Без вакытлыча тудырылган кыенлыклар өчен гафу үтенәбез. Шул ук вакытта һәр йортны, гомумән, шәһәрне җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлы булуы бу эшләр башкарылуга бәйле. Кыш көне җылылык булсын өчен бу эшләрне төгәлләү зарур, - диде мэр И.Метшин. – Кешеләрнең кемнең котельнясы, кайсы ведомствоныкы булуында эшләре юк, теләсә кайсы очракта шалтыратып бездән җылылык таләп итәләр. Кызганычка каршы, елдан-ел артта калучы торак милекчеләр ширкәте, кооперативлар бар. Бу эшләрне алдан башлау зарур”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100