Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Һадиуллин: Югары белем бирүнең илкүләм системасын булдыру кирәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Россиядә югары белем бирүнең илкүләм системасын булдырырга кирәк, анда барлык шартлар һәм мөмкинлекләр каралачак, дип саный Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. Бу бик тиз эшли башлый ала торган һәм «нәтиҗә күрсәтәтерлек» белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде ул «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында.
Һадиуллин искәртеп үткәнчә, Россия 2003 елда Болонья процессында катнашучылар составына керде, хәзер ул 45 ил студентларын берләштерә.
«Безнең ниятләребез яхшы иде. Студентлар алмашу булды – безгә укырга килделәр, безнең студентлар чит илләргә барды. Укуның төрле форматлары кулланылды. Бу начар түгел. Элек бит бары тик специалитет кына иде, кайбер вузлар аны саклап калды, хәзер, нигездә, бакалавриат һәм магистратура. Мөгаен, ул вакытта Болонья системасына күчү котылгысыз булгандыр, әмма вәзгыять үзгәрде. Болонья системасы үзен аклады, дип әйтмәс идем», – дип билгеләп үтте ул.
Аның сүзләренә караганда, мондый системаның тарафдарлары да, аңа каршылар да бар. Әмма аны саклау буенча карарлар Россиядә, укучыларның, белем бирү оешмалары һәм эш бирүчеләрнең тәкъдимнәрен анализлауны исәпкә алып, федераль дәрәҗәдә кабул ителә.
Болонья системасының максаты – төрле илләрнең югары уку йортларын берләштерә торган бердәм белем бирү киңлеген булдыру, бердәм белем бирү стандартларына китерү. Әлеге системаның төп принципларының берсе – Болонья системасында катнашучы илләрнең дипломнарын тану.
Шулай ук югары белем системасын бакалавриат, магистратура, докторантурага бүлү дә күздә тотыла. Система принципларында яшь белгечләрнең үз иле территориясендә генә түгел, ә чит илләрдә дә эшкә урнаштыру өчен мөмкинлекләрен арттыру да каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз