Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Һадиуллин: Ясалма фәһем дә, башка берни дә олимпиадада җиңүчеләрне алмаштыра алмый
Бүген Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этабы призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин уку елы азагында, имтиханнар алдыннан укучыларны Татарстан Рәисе исеменнән бүләкләргә чакыру күркәм гадәткә әйләнүен билгеләп узды.
«Бу укучылар – безнең республиканың данын күтәрүче көч. Быел Бөтенроссия олимпиадаларында 269 призер һәм җиңүче бар. Без бишлеккә кердек. Россия күләмендә бишлеккә керү – бик яхшы нәтиҗә, зур җиңү. Без дөрес эшлибез. Намусыбызга каршы килеп эшләмибез. Зур команда башкарган зур хезмәтнең нәтиҗәсе бу», – диде министр журналистларга.
Олимпиада призерлары саны буенча Татарстан дүртенче урында булса, нәтиҗәлелек ягыннан 100 мең кешегә нисбәттә Мәскәүдән соң икенче урында.
Предмет олимпиадалары башта – мәктәп, аннары муниципаль, республика дәрәҗәсендә уза. Шуннан соң Бөтенроссия олимпиадаларында төбәк этаплары җиңүчеләре төрле төбәкләргә җибәрелә. Быел ул йомгаклау этаплары 15 төбәктә узган. Татарстан җәмгыять белеменнән олимпиадада катнашучыларны кабул иткән.
«Бу – системалы рәвештә алып барыла торган эш. Укучылар үзләрен күрсәтте. Ата-аналарына, талантларын ачыклап, үсешкә кадәр китереп җиткергән укытучыларына олы рәхмәт. Аларны табарга, алар белән эшләргә, күңелләрен күрергә кирәк бит. Җиңүче һәм призер исеменә лаек булган 269 балага Рәисебездән, Хөкүмәтебездән игътибар зур. Җиңүчеләргә – 150 мең, призерларга 100 мең сум күләмендә акча бирелә. Үз хезмәтенә бәясен тойган, шушы кадәр акча алган укучы бик бәхетле инде ул. Аларның тормыш, хезмәт траекториясе дә хәзер башлана», – диде Илсур Һадиуллин.
Ул Татарстан укучылары Бөтенроссия күләмендә җәмгыять белеме, математикадан югары нәтиҗәләр күрсәткәнен әйтте. Шулай ук быел физикадан нәтиҗәләр яхшырган. «Без әле моңарчы физикадан азрак артта кала идек», – дип искәртте министр.
«Юл картасы буенча эшне алга таба да оештырырга тиешбез. Бер ясалма фәһем дә, башка берни дә олимпиада призерларын һәм җиңүчеләрен алмаштыра алмый, киресенчә, талантлы укучылар ясалма фәһемнән күпкә өстен», – диде Илсур Һадиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз