news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Яңа электрон көндәлектә билгеләрне 21 көн эчендә төзәтеп була

Министр сүзләренчә, агымдагы уку елында чирек билгеләре, контроль эш нәтиҗәләре аерым исәпкә алынмыйча, уртача билге буенча чыгачак.

Илсур Һадиуллин: Яңа электрон көндәлектә билгеләрне 21 көн эчендә төзәтеп була
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 9 гыйнварда кертелгән яңа электрон көндәлектә билгеләрне 21 көн эчендә төзәтеп булуын белдерде.

«Хәзер электрон көндәлектә укытучы начар билгене 21 көн эчендә төзәтә ала», – диде министр ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Татарстан мәктәпләре быелдан яңартылган «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» мәгълүмат системасына күчте. Социаль челтәрләрдә яңа көндәлектә билгене төзәтеп булмаячак, дигән мәгълүмат таралды.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, агымдагы уку елында чирек билгеләре уртача билге буенча чыгачак. «Киләсе уку елыннан контроль эшләр өчен куелган билгеләр чирек нәтиҗәләрендә зуррак көчкә ия булачак. Быел бу үзенчәлекне техник яктан кертергә җитешмәдек», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100