news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Укытучыларның дәрәҗәсен күтәрүдә төп рольне журналистлар башкара

Илсур Һадиуллин: Укытучыларның дәрәҗәсен күтәрүдә төп рольне журналистлар башкара
Владимир Васильев, "Татар-информ" архивы

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укытучының дәрәҗәсен күтәрү эшчәнлегендә төп урынны массакүләм мәгълүмат чаралары алып торуын белдерде. Ул бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршындагы Эксперт советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча уртак утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның соравына җавап итеп әйтте. 

Марат Әхмәтов министрдан укытучының дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләсендә нәрсә эшләп булуы турында кызыксынды. «Мин – укытучы малае. Без үскәндә укытучыларның абруе турында сөйләп була иде. Бүген җәмәгатьчелектә бу мәсьәлә буенча нәрсә эшләп була?» – дип сорады.

Илсур Һадиуллин иң беренче итеп, төп рольне журналистлар башкаруын әйтте.

«Укытучыларның җәмгыятьтә дәрәҗәсен күтәрүдә төп рольне массакүләм мәгълүмат чаралары алып тора. Әгәр алар укытучының дәрәҗәсен күтәрү өчен тагын да ныграк эшләсәләр, әти-әниләр дә шушы юнәлешкә иярер иде. 90 нчы елларда идеология булмады. 90 нчы елларда туып, шул җәмгыятьтә укып чыгып, хәзерге вакытта мәктәптә эшләүче укытучылар Советлар Союзының, совет системасы, совет мәктәбенең аһәңен, нигезен белми», – диде министр.

Ул шулай ук укытучы тарафыннан да тырышлык булырга тиешлеген белдерде.

«Мин укытучы икән, мин фәнне белергә, тәрбияне аңларга, әти-әнигә җылы мөнәсәбәттә булырга тиеш. Мин, гомумән, баланы яратырга тиеш. Бергәләп эшләргә кирәк, ике яклы бит. Җәмгыятьне генә гаепләп булмый. Укытучы үзенә мәхәббәтне яулап алу өчен бик нык тырышырга, ә җәмгыять, әлбәттә, аны якларга тиеш», – диде Илсур Һадиуллин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100