news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур һадиуллин: Укытучылар өй эшләрен чама белән бирергә тиеш

Илсур һадиуллин: Укытучылар өй эшләрен чама белән бирергә тиеш
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәктәпләрдә өй эшләрен чама белән бирергә кирәклеген әйтте. Ул бу хакта министрлыкта «Ялкын» журналы редакциясе һәм Татарстанның мәктәп һәм югары уку йортларында укучылар белән очрашуда әйтте.

Очрашуда укучыларның берсе өй эшен киметү мөмкинлеге турында сорады. «Өй эшләре азайса, безнең фәнни һәм проект эшләре белән шөгыльләнергә вакыт күбрәк калыр иде. Бу мөмкинме?» – дип сорады ул министрдан.

«Мәгарифтәге иң зур проблемаларның берсе – әти-әниләрнең өй эшләрне күп бирәләр дип әйтүе. Мин килешәм. Һәрбер укытучыга үзенең фәне мөһимрәк була. Өйгә эшләрне укытучылар доза буенча бирергә тиешләр. Беренче класста өй эше бирелми, икенче класста – 1,5 сәгать булырга тиеш, югары классларда иң күбе 3 сәгать каралган. Балага кайтканнан соң ашарга, авыл җирендә мал карарга кирәк, башка эшен дә эшләргә кирәк. Әгәр дә мәктәптән кайтып, ашамыйча, әти-әниеңә булышмыйча өй эшенә тотынасың һәм төнге 11гә хәтле шуның белән утырасың икән – бу дөрес түгел. Һәр укытучы баланы шәхес итеп күреп, өй эшен чама белән бирергә тиеш», – диде Илсур Һадиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100