Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Һадиуллин укучылары БДИда беренче тапкыр 200 балл җыйган районнарны атады
Бүген Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанның «Корстон» комплексында Бердәм дәүләт имтиханнарында 200 һәм 300 балл җыйган укучылар белән очрашты.
Ул укучыларны уку елын тәмамлап, аттестат алулары һәм имтиханнарда югары балл җыюлары белән котлап, аларга тырышлыклары өчен рәхмәтен белдерде. «Сез – республика һәм илнең горурлыгы. Үзегезне бик яхшы яктан күрсәттегез», – диде министр. Ул Татарстанда 1 июньнән 9 июльгә кадәр вакыт имтихан үткәрү мәшәкатьләре белән узганын искәртте.
«Безнең республикада шундый талантлы, акыллы балалар булуы күңелле. Сез республиканың данын күтәрәсез. Нәтиҗәләр искткеч: 48 кеше имтиханнарда 200 балл җыйды, 408 кеше 460 имтихан эшен 100 баллга тапшырды», – дип билгеләп узды Илсур Һадиуллин.
Аның сүзләренчә, югары нәтиҗәләргә лаек булган укучылар 1нче сыйныфтан ук югары әзерлекле булуларын күрсәтте. «9нчы сыйныфтан соң гына әзерләнә башлаганда түгел, ә нәкъ менә 1 нче сыйныфтан белемгә тартылу булганда яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була. Бөтенесе начар дип тәнкыйтьләүчеләргә сез, башта белем булса, нәтиҗәсе дә яхшы булуын расладыгыз», – дип ассызыклап үтте министр.
Ул 100 баллы имтихан нәтиҗәләре математика, информатика, химия, физика, биология, инглиз теле, рус теле, әдәбияттан булуын билгеләп узды. Рус теленнән 100 баллылар – 72 кеше, математикадан 100 балл җыючылар 138 кеше булган. Былтыр математикадан нибары 13 кеше 100 баллы нәтиҗәгә ирешкән. Ә гомумән, алганда, 100 балл җыелган имтихан эшләре узган елда 313 булган (быел 460).
Илсур Һадиуллин укучылары имтиханнарда беренче тапкыр 200 балл җыйган районнарны атады. Болар – Кайбыч, Саба, Сарман, Зәй, Мамадыш районнары. «Сез башкаларга юл ачасыз, үз районнарыгызны танытасыз, алга чыгарасыз. Укытучыларыгыз сезнең белән горурлана. Яхшы укытучы булган җирдә белем дә яхшы була», – дип белдерде министр.
- Татарстан йөз баллы нәтиҗәләр саны буенча лидер төбәкләрнең берсе булып кала. Быел аларның гомуми саны бүгенге көнгә 460 нәтиҗә тәшкил итә, аларны 408 бала алган: 2 укучы – 300әр балл, 48 чыгарылыш укучысы – 200әр балл, 358 укучы – 100әр балл.
- Математика, физика һәм биология буенча нәтиҗәләр күп тапкыр яхшырды, рус һәм инглиз телләре буенча – 2 тапкырдан артыкка.
- Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән муниципаль районнарын тәмамлаучыларның уңышлары күркәм традициягә әверелде, әмма агымдагы елда мондый муниципаль берәмлекләрнең саны шактый артты һәм 41 районга җитте (белешмә өчен: 8 районның гына 100 баллы нәтиҗәләре юк Әгерҗе, Алексеевск, Әтнә, Менделеевск, Минзәлә, Спас, Тәтеш, Ютазы.
- Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел Буе районнары абсолют лидер булып кала. Быел без 300әр балл белән 2 нәтиҗәгә ирешәбез. Болар-КФУның IT-лицеен һәм Казан Суворов училищесын тәмамлаучылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз