Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Һадиуллин: Республикада уку елы азагына унбер яңа мәктәп тапшырылачак
2022-2023 уку елында мәгариф учреждениеләре төзелеше дәвам итә. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренчә, уку елы азагына унбер мәктәп тапшырылачак. Ул бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршындагы Эксперт советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча уртак утырышында әйтте.
«2022 елда өч балалар бакчасы, тугыз мәктәп төзелде. Казанда бер балалар бакчасы төзелә башлады. Быел да төзелеш дәвам итә. Уку елы азагына унбер мәктәп тапшырылачак», – диде ул.
Узган ел Татарстанда мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт программасы нигезендә 74 учреждениегә – 23 район, 29 дәүләт мәктәпләре, 22 балалар бакчасына, Федераль программа нигезендә өч миллиард сигез йөз миллион сумга 67 мәгариф учреждениесенә ремонт ясалган. 2023 елда дүрт миллиард кырык миллионга 31 мәктәп ремонтланачак.
Министр мөһим бурычларның берсе дип, мәктәп укучыларын файдалы итеп ашатуны әйтте. 2022 елда мәгариф учрежденияләренең 167сендә азык әзерләү блоклары ремонтланган. Быел бу программага республиканың 143 мәктәбе кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз