news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һадиуллин вуз сынаулары исемлегенә «туган тел»не кертүне сорап Мәскәүгә мөрәҗәгать иткән

Министр «Туган тел»дән имтихан нәтиҗәләре белән югары уку йортына кереп булмавын әйтте.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Россия Фән һәм югары белем министрлыгыннан югары уку йортларына керү өчен сынаулар исемлегенә «туган тел» фәнен кертүне сораган.

«Россиядә барлыгы 74 тел укытыла, 34 югары уку йортында 43 телдән укытучылар әзерләнә. «Туган тел» буенча имтихан нәтиҗәләре бер генә уку йортында да керү сынавы буларак кабул ителми. Сынаулар исемлеге Россия Фән һәм югары белем министрлыгы боерыгы белән расланган», - диде Илсур Һадиуллин Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында.

Министр югары уку йортларына керү өчен сынаулар исемлегенә «туган тел» фәнен кертүне сорап Мәскәүгә мөрәҗәгать иткәнен әйтте.

«Җавапта уку йортлары өстәмә эчке имтихан буларак сынау куя ала дип күрсәтелде. Бу чишелеш түгел. Билгеле, алга таба да бу юнәлештә эшләячәкбез», - диде Илсур Һадиуллин.

  • Алдарак Илсур Һадиуллин балалар бакчаларында татар телендә тәрбия бирү өчен бер каршылык та булмавын белдергән иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100