news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин туган тел буенча Төп дәүләт имтиханын сайлаган районнарны атады

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның иң күп өлеше туган тел буенча Төп дәүләт имтиханы сайлаган республика районнарын атады. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде.

«Татар теле буенча төп дәүләт имтиханында катнашу буенча Кукмара районы беренче урында, анда тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 445 укучының 139ы имтихан тапшырды, бу 31 проценттан артык. Балтач районында чыгарылышларның 30 проценты, Чүпрәле районында 29 проценты, Әлки районы (28,46), Актаныш һәм Әгерҗе районнары (25%), Сарман (24%), Кайбыч (20%), Әтнә (19), Саба (14) тапшырды», — дип хәбәр итте докладчы.

Һадиуллин сүзләренчә, 16 майда Төп дәүләт имтиханын сайлау буенча 1371 тугызынчы сыйныф укучысы туган телне тапшырган, шуларның 1263е — татар, 73е — чуваш, 21е — удмурт һәм 14е - мари теле.

Казанда тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның нибары 1,3 проценты, ә Чаллыда 1,6 проценты туган телләр буенча имтихан сайлаган, дип өстәде министр. Ул шулай ук тугызынчы сыйныф укучылары туган телләр буенча имтихан сайламаган районнарны атады.

«Апас районында (160 тугызынчы сыйныф укучысы бар), Буа (374 тугызынчы сыйныф укучысы), Югары Ослан һәм Алабуга районы (448 әр укучы), Кама Тамагы (121), Менделеевск (185), Спас (103), Чирмешән (135) районнарында бер генә чыгарылыш сыйныф укучысы да туган телне сайламаган.

Безнең яктан мәктәп администрациясенә, мәгариф идарәләренә сораулар биреләчәк. Туган телләр белән кызыксыну югалмаска тиеш. Һәм монда туган тел укытучылары, укыту эшләре буенча директор урынбасарлары, директорлар уртак эш алып барырга тиеш иде», - диде мәгариф һәм фән министры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100