Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Һадиуллин Төп дәүләт имтиханын тапшыру турында: Беркемне дә алдап булмаячак
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин кичә төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашты. Ул ике фәннән ОГЭ тапшыру эксперименты кагыйдәләре, укучыларны ясалма фәһемгә өйрәтү һәм мигрант балаларның рус телен белү дәрәҗәсен тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләде. Тулырак – «Татар-информ» язмасында.
«Ике имтихан тапшыру эксперименты кысаларында эшче һөнәрләрен үзләштереп була»
Быел Татарстан дүрт төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) урынына ике фәннән генә имтихан тапшыру экспериментында катнаша. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистлар белән очрашуда хәбәр иткәнчә, республикада ике имтихан тапшырып, тугызынчы сыйныф аттестаты белән көллият һәм техникумнарда укып була торган 33 һөнәр һәм җиде белгечлек билгеләнгән.
Министр сүзләренчә, ике имтихан тапшыру эксперименты эшче һөнәрләрен алу мөмкинлеге бирә.
«Әгәр дә эшче һөнәргә һәм белгечлеккә барырга телисең икән, бу вакытта син ике имтихан бирә аласың: рус теле һәм математика. Рус теле һәм математиканы гына биреп, шушы белгечлекләргә барырга була. Әгәр дә син без раслаган белгечлекләр исемлегенә кермисең икән (мәсәлән, без раслаган белгечлекләр барлыгы – 40: 33 – һөнәр, 7се – белгечлек), 41 нчесенә – әйтик медицина өлкәсенә яки укытучы булырга барасың икән, яисә IT юнәлешкә барырга телисең икән – ул вакытта син дүрт имтихан бирергә тиешсең», – дип аңлатты ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Тугызынчы сыйныфтан соң аттестат алу һәм билгеләнгән һөнәрләр буенча урта һөнәри белем бирүче 51 уку йортына керү өчен ике имтихан тапшыру мөмкинлеге булачак. Фаразларыбыз буенча, урта һөнәри белем бирү йортларына 5 мең бала шулай укырга керәчәк», – диде ул.
1 мартка кадәр тугызынчы сыйныф укучыларына сайлау ясарга кирәк булачак: эксперимент кысаларында рус теле һәм математиканы гына тапшырыргамы яки дүрт имтиханны – рус теле һәм математикадан тыш, сайлап алынган тагын ике фәннеме, дип ачыклык кертте министрлык башлыгы.
«Әгәр кемдер ике фәнне тапшырырга карар кылып та, кинәт кире уйласа, имтиханнар башланырга ике атна кала карарын үзгәртә ала. Моннан тыш, имтиханнарны өстәмә тапшыру көннәре дә бар. Әгәр ул вакытта да өлгермәсәләр, сентябрьдә тапшыра алалар», – дип билгеләп үтте ул.
Шул ук вакытта Һадиуллин «беркемне дә алдап булмаячак» дип кисәтеп куйды. «Монда әле уйларга кирәк: ике генә имтихан бирәм дә котылам дип түгел. Чөнки бу имтихан бирүчеләрнең исемлекләре, аларның реестрлары була. Шул исемлектә язылган була. Мәсәлән, фәләнчә ике генә имтихан биргән, мин инде педагогикага яисә фельдшерга бара алмыйм бит инде. Моны безнең уку йортларының җитәкчеләре дә беләчәк, без дә беләбез. Шуңа күрә бернинди алдау яисә хәйләкәрлек юлы белән керү булмаячак. Шуны истә тотып эшләгез.
Ике имтихан тапшыручыларның аттестатлары дүртне тапшыручыларныкыннан берни белән дә аерылмый. Кайберәүләр, бәлки: «Ике имтихан тапшырам да, башка белгечлекләргә керермен», – дип уйлыйдыр. Юк, барып чыкмаячак», – диде Һадиуллин.
Ул билгеләп үткәнчә, чыгарылыш сыйныф укучысының нинди имтиханнар тапшырганы турындагы мәгълүмат системада булачак, һәм әгәр ул ике имтихан тапшырган икән, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләгән һөнәрләрне генә сайлый алачак.
Һадиуллин өстәгәнчә, ике имтихан белән унынчы сыйныфка да кереп булмаячак. «Әгәр баланың унынчы сыйныфта укырга теләге юк икән, аңа ике имтихан тапшырып, урта һөнәри белем йортына укырга керү мөмкинлеге бирергә кирәк. Аның каравы, ул кирәкле белгеч булачак һәм, бәлки, югары уку йортын тәмамлаучыга караганда күбрәк акча да эшләр», – диде ул.
Рус теле буенча тест тапшырырга 900дән артык мигрант баласы гариза биргән
Узган ел Россиядә мәктәпкә керү өчен мигрант балаларын рус телен белү дәрәҗәсен тикшерә башладылар. Татарстанда моңа 969 бала гариза биргән, диде министр.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Безнең республикада 30 апрельдә тест үткәрү башланды. Соңгысы 24 декабрьдә булды. 928 бала сынауны беренче тапкырдан ук уңышлы узды. Алар арасында беренче сыйныфка баручылар бик күп», – дип сөйләде ул.
Илсур Һадиуллин сүзләренчә, узган ел республикада 77 тест алу үзәге оештырылган булган. Быел аларның санын 60ка кадәр киметкәннәр. «54 мәктәп андый балалар белән өстәмә шөгыльләнә. Бу мәсьәләдә мин әллә ни зур киеренкелек күрмим. Барысы да беренче тапкырдан тапшыра алмый, әмма алар өстәмә белем алуга җәлеп ителгән, укыйлар. Без андый балаларны ташламыйбыз. Мондый балалар белән рус теленнән өстәмә шөгыльләнүче педагоглар бүләкләнә, мәсәлән, премияләр ала. Ягъни укытучылар да балалар белән эшләгәннәре өчен игътибарсыз калмады», – диде министр.
«Ясалма фәһемнән беркая да китмибез, ул бөтен дөньяда кулланыла»
Татарстанда укучыларны һәм укытучыларны ясалма фәһем белән эшләргә өйрәтергә планлаштыралар.

«Безнең бурыч – белем сыйфатын күтәрү. Балаларның белеме булырга тиеш. Мин бары тик ясалма фәһемгә генә таянып утырмас идем. Әмма аннан котылып булмый, ул бөтен дөньяда кулланыла. Һәм республикада программа кабул ителәчәк. Ул балаларга да, укытучыларга да кагылачак», – диде ул.
Илсур Һадиуллин әйтүенчә, бишенче сыйныфтан башлап укучыларны түгәрәкләрдә ясалма фәһемне кулланырга өйрәтәчәкләр.
«Балалар дәреслекләр турында онытырга тиеш түгел, алар мәгълүматны бары тик ясалма фәһем ярдәмендә генә эзләмәсен иде. Укытучылар миңа балаларның ясалма фәһемне инде куллана белүләре турында әйтә. Мәсәлән, бала бик шәп инша язып биргән, ди. Ә үзе «өчле»гә укый, иншаны «бишле»гә язган. Шундый матур әдәби сүзләр, иярченле кушма җөмләләр кулланган, хәтта рус телендә сөйләшүче һәр кеше дә үз фикерен алай матур итеп җиткерә алмас иде», – дип билгеләп үтте ул.
Министр фикеренчә, балалар математика һәм рус телен онытып, ясалма фәһем белән артык мавыгырга тиеш түгел. Шулай ук студентлар өчен дә ясалма фәһем белән эшләү курслары оештыру начар булмас иде, дигән фикердә ул.
«Сүз уңаеннан, дәреслекләргә тартылу да барлыкка килде. Кәгазь дәреслекләрдән баш тартып, электрон формаларга күчәргә тәкъдим иткәннәре исемдә. Хәзер исә әти-әниләр дә, балалар да кәгазь дәреслекләр булуын тели», – диде министр.
Татарстанда алты мәктәп һәм өч балалар бакчасы төзеләчәк
Татарстанда мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелеше дәвам итә. Быел республика бюджеты, «Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү» федераль дәүләт программасы, «Гаилә» илкүләм проекты хисабына 2,8 мең урынлык алты мәктәп һәм 820 урынга исәпләнгән өч балалар бакчасы төзү каралган.
Мәсәлән, Питрәч районы Көек авылында – 340, Яшел Үзән районы Октябрьский бистәсендә – 260, ә Алабуга шәһәрендә 220 урынлык балалар бакчалары төзеләчәк.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Министр сүзләренчә, Әгерҗедә һәм Минзәләнең «Садак» микрорайонында – 500 әр урынлык, Буа шәһәрендә 192 урынлык мәктәпләр салыначак.
«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, Казандагы «Спортивная» станциясе торак комплексында 500 урынлык мәктәп төзеләчәк. Бөгелмәдә 2 нче лицейга 618 урынлык янкорма өстәләчәк. Тагын бер 500 урынлык мәктәп Кукмара районы Манзарас авылында төзеләчәк, ул татар гимназиясе булачак», – дип билгеләп үтте Илсур Һадиуллин.
55 мәктәп һәм 18 балалар бакчасында ремонт планлаштырылган
Быел республика һәм федераль программалар нигезендә 25 районда, Казанда һәм Чаллыда – 55 мәктәп, шулай ук тугыз районда һәм Казанда – 18 балалар бакчасы, алты районда һәм Чаллыда 16 һөнәри белем бирү оешмасы төзекләндереләчәк.
«Федераль программа кысаларында республиканың 36 мәктәбенә ремонт ясау өчен, Россия бюджетыннан 1,8 миллиард сум акча бүленәчәк. Алты балалар бакчасы республика программасы буенча 257 миллион сумга яңартылачак. Арча педагогия көллиятенең уку корпусында ремонт бара. Түбән Камадагы нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте тулай торагына да ремонт ясалачак», – дип хәбәр итте Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Ул 33 мәктәпне һәм 10 балалар бакчасын ремонтлауга республика бюджетыннан 2,7 миллиард сум акча юнәлдереләчәген ачыклап үтте.
Моннан тыш, мәктәпләрдәге 67 ашханәне төзекләндерүгә 1 миллиард сум бүленәчәк. Һөнәри белем бирү объектларын – ресурс үзәкләрен һәм тулай торакларны ремонтлауга да нәкъ шундый ук сумма тотылачак.
Муса Җәлил исемендәге мәктәпне кушу турында: «Бу безнең өчен бер дә сөенечле хәбәр түгел»
Илсур Һадиуллин Мәскәү шәһәрендә урнашкан Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы номерлы татар этнокультуралы гомуми белем бирүче дәүләт учреждениесендәге вазгыятькә карата фикерен белдерде.
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
«Мәскәүнең 1186 нчы татар мәктәбе — «Татар этно-мәдәни мәктәбе». Ул 1997 елда ачылган иде, мин анда бик күп тапкырлар булганым бар. Бу мәктәптә 640тан артык бала укый. 35 милләт вәкиле: татарлар, руслар, үзбәкләр, кыргызлар, таҗиклар һ.б. Һәм ул мәктәпне быел 2010 нчы номерлы рус мәктәбе белән кушарга җыеналар. Без моны хупламыйбыз. Бу безнең өчен бер дә сөенечле хәбәр түгел. Аларга уку планнары, дәреслекләр, методик әсбаплар һәм методик яктан ярдәм итү, кыскасы, методик яктан булышабыз», – диде Илсур Һадиуллин.
Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта булган предметлар сакланып калырга мөмкин. «Әмма, кызганыч, Департаментның шулай карар кабул итүе безне сөендерә торган хәл түгел. Россия күләмендә меңнән артык татар мәктәбе бар. Әгәр шундый агымнар бар икән, аларны алданрак хәл итсәк яхшырак була, дип уйлыйм. Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыевадан килгән йөкләмә дә бар. Ничек тә булса әлеге мәктәпне саклап калырга дигән фикер белән яшибез. Кушсалар, яшерен-батырын түгел, барыбер тел сакланып калмаячак», – диде министр.
«Җитәкчекләрнең кайсы милләттән икәне күренеп тора. Шуңа күрә җитәкчелектә безнекеләр булса, әгәр дә сүзләре үтсә һәм үзләренең фикерләрен әйтә алсалар, үзебезнең татарлыгыбызны якласак, бу вакытта яхшырак була иде», – диде Илсур Һадиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз