news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Һадиуллин: Төп бурычларыбызның берсе – милли мәгариф системасын камилләштерү

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерүенчә, төп бурычларның берсе – милли мәгариф системасын камилләштерү булып тора. Бу турыда ул бүген ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында булган Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.

«Безнең төп бурычларыбызның берсе – милли мәгариф системасын камилләштерү. Соңгы 3 елда балаларның туган телдә белем һәм тәрбия алу күрсәткечләре тотрыклы булып кала. Агымдагы елның 1 сентябреннән федераль стандартларга һәм программаларга үзгәрешләр кертелә. Туган телләр «Туган тел (Россия Федерациясе халкы теле) һәм (яисә) Россия Федерациясе республикасы дәүләт теле», «Туган әдәбият (Россия Федерациясе халкы телендәге әдәбият)» укыту предметлары кысаларында өйрәнеләчәк. Сәгатьләр саны үзгәрешсез кала», – диде министр доклады белән чыгыш ясаганда.

Агымдагы елда татар һәм рус телләре буенча халыкара олимпиадаларда барлыгы 12 меңнән артык укучы һәм студент катнашкан. Быел әлеге чаралар халыкның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешен яктыртуга багышланган булган.

«Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрларының республика фестивале киң масштабта уздырылды. Татар телен мөстәкыйль рәвештә өйрәнергә теләүчеләр өчен «Ана теле» онлайн-мәктәбе эшчәнлеге торгызылды, ресурс хәзер Россия платформасында эшли», – диде Илсур Һадиуллин.

Шулай ук «Ана теле» онлайн-мәктәпнең мобиль версиясе булдырылган. Аның визуаль-график интерфейсы яңартылган, шәхси мәгълүматларны саклау мөмкинлеге көчәйтелгән. Ресурсны гамәлгә кертү һәм камилләштерү буенча эш дәвам итә, диләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot