Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Һадиуллин: Төбәкләрдәге татар мәктәпләренә башка милләт балалары да теләп йөри
Россия төбәкләрендә эшләп килүче татар мәктәпләре һәм гимназияләре бүгенге көндә югары сыйфатлы белем һәм үрнәк тәрбия үзәкләре булып таныла. Бу хакта «Туган тел» форумы кысаларында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде. Аның сүзләренчә, Татарстаннан читтә 1100дән артык этномәдәни компонентлы мәктәп эшләп килә һәм аларның күбесе шәһәр җирлегендә аеруча абруйлы санала.
Министр Самараның «Яктылык» мәктәбен, Саратов, Мәскәү, Әстерхан, Оренбург, Тобольск һәм Төмән шәһәрләрендәге татар мәктәпләрен мисал итеп китерде. Бу уку йортларында татар балалары белән беррәттән башка милләт вәкилләре дә белем ала. Ата-аналар мондый мәктәпләрне дисциплина, югары әхлак һәм перспективалы белем бирүләре өчен сайлый.
«Төбәкләрдәге татар мәктәпләрендә, бигрәк тә шәһәр җирлегендә урнашканнарында, татар балалары белән берлектән башка милләт балалары да белем ала. Аларның әти-әниләре татар мәктәпләрен абруйлы, перспективалы һәм тәрбия мәсьәләсе көчле куелган дип саный. Ул гына түгел, әлеге балалар татар балалары белән беррәттән олимпиадаларда, бәйгеләрдә актив катнашалар. Бу күренеш безнең үзебезгә, татарларга үрнәк түгелме?» – дип ассызыклады спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз