Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Һадиуллин Татарстанның 10 көллият педагогына торак сертификатлары тапшырды
Казан педагогика көллиятенең 150 еллыгына багышланган тантаналы чарада ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең 10 укытучысына торак сертификатлары тапшырды.
«Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән «Торак сертификаты» гранты булдырылды. Быел республиканың 350 педагогы берәр миллион сум алачак. Һәм алар арасында Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучылары да бар», - дип сөйләде журналистларга Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Бүген Казан төзелеш көллияте, Казан радиомеханика көллияте, кече бизнес һәм эшкуарлык көллияте, Түбән Кама политехника көллияте, Бөгелмә аграр көллияте, Арча педагогика көллияте, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, Буа ветеринария техникумы, Лениногорск нефть техникумы, Кукмара аграр көллияте педагоглары торак сертификаты алдылар.көллият.
Торак сертификатларын педагоглар быелдан ала. Ел саен алар 50 яшькә кадәрге һәм кимендә өч ел эш тәҗрибәсе булган укытучыларга һәм тәрбиячеләргә биреләчәк. Моннан тыш, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ статусына ия булу һәм грант бирелгәннән соң биш ел Татарстан мәгариф учреждениеләрендә эшләү мәҗбүри.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз