news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Татарстанда укучыларның 63 проценты татар телен өйрәнә

«Башка милләт халыкларына татар телен мәҗбүр укытырга хакыбыз юк», – диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры.

Илсур Һадиуллин: Татарстанда укучыларның 63 проценты татар телен өйрәнә
Фото: © «Татар-информ», Рифат Каюмов

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республикада бүген укучыларның 63 проценты татар телен өйрәнүен белдерде.

«2023-2024 уку елында әти-әниләрнең гаризалары нигезендә 308 717 (62,97 %) бала татар телен өйрәнә. Казан шәһәре буенча – 91360 (54,4%) укучы татар телен өйрәнә. Республикабызда туган телне өйрәтмәгән бер генә мәктәп тә юк, ягъни мәктәпләренең барысы да туган тел өйрәнү мөмкинлеге булган уку планнары нигезендә эшли», – диде Илсур Һадиуллин ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында.

Казанда укучыларның якынча яртысы гына татар телен укуы журналистларда сорау уятты. «Мәркәзебездә халкыбыз саны да 50гә 50 дип әйтергә кирәк. Шуңа күрә безнең башка милләт халыкларына татар телен мәҗбүр укытырга хакыбыз юк. Без аның белән шөгыльләнмибез дә. Һәр халык үз телен сайлый», – дип җавап бирде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100