news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Татарстанда педагогларны әзерләүгә, һөнәри үстерүгә зур игътибар бирелә

Илсур Һадиуллин: Татарстанда педагогларны әзерләүгә, һөнәри үстерүгә зур игътибар бирелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Быел ТР Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе Лаеш районының Усады авылында уза. Аның пленар өлеше «Мәгарифтә лидерлык: стратегик ориентирлар һәм технологияләр» дигән темага багышланган. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республикада мәгариф һәм мәгърифәт тармагы өчен белгечләр әзерләүгә зур игътибар бирелүен белдерде.

«Татарстанда педагогларны әзерләүгә һәм һөнәри үстерүгә зур игътибар бирелә. Шуңа да карамастан, киләсе уку елына аларга ихтыяҗ ике меңнән артык кеше тәшкил итә. Югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча ел саен педагоглар саны якынча 4 мең кеше тәшкил итә», — диде Илсур Һадиуллин.

Шулай ук министр педагогик белемгә ия булучыларның эшкә урнашуы хакындагы мәгълүматны әйтте. «Әмма бюджет нигезендә укып югары уку йортларын тәмамлаучыларның яртысыннан артыгы гына белгечлеге буенча эшкә урнаша. Педагогика көллиятен тәмамлаучылар арасында эшкә урнашу проценты югарырак, ул 85 процент тәшкил итә», — дип сөйләде ул.

Илсур Һадиуллин чыгышы барышында билгеләвенчә, үткән уку елына билгеләнгән максатлар үтәлгән.

«Мәгариф системасы республикабыз һәм илебезнең тотрыклы үсешенең нигезе булып тора. Аңа үсеп килүче буынны укытуда һәм тәрбияләүдә, икътисадның барлык тармаклары өчен кадрлар әзерләүдә, фәнни-технологик суверенитет булдыруда һәм үстерүдә аерым роль бирелә. Гомумән алганда, узган уку елында безнең алга куелган бурычлар үтәлде», — диде ул.

Агымдагы елның педагогик киңәшмәсе секция утырышлары сериясе белән ачылды, аларда мең ярымга якын кеше катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100