news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Татарстанда кытай теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыручылар артты

Илсур Һадиуллин: Татарстанда кытай теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыручылар артты
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

7-8 июнь көннәрендә Татарстанда мәктәп укучылары чит телдән һәм информатикадан Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанның 8нче номерлы гимназиясендә БДИ үткәрүне карады һәм укучылар белән аралашып алды. Аның сүзләренчә, чит тел буларак кытай телен өйрәнеп, имтихан тапшыручылар саны арткан.

«Бердәм дәүләт имтиханы тапшыруның барлык шартлары үтәлә. Чит телдән имтиханны һәр ел саен 20 процент чамасы укучы сайлый. Әле чит ил теле буенча телдән имтихан, 11 июньдә язмача өлеше булачак. Республикада барлыгы 2020 укучы чит телдән имтихан тапшырырга карар калган. Агымдагы елда кытай теленнән имтихан тапшырырга теләк белдерүчеләр 4 укучыга артты», – дип сөйләде Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистларга.

Министр әйтүенчә, әдәбият, химия һәм географиядән БДИ нәтиҗәләре билгеле. «Узган ел 93 укучы имтиханнарда 100 балл җыйган иде. Быел химия, әдәбият һәм географиядән 159 укучы 100 балл җыйган. Алар арасыннан 107 укучы әдәбият, 49 бала химия һәм 3 укучы география имтиханын 100 баллга биргән», – диде ул.

185нче лицейның 11 сыйныфын тәмамлаучы Әдилә Хәйбулова киләчәктә инглиз һәм француз теле укытучысы булырга хыяллана. «Миңа балалар белән аралашу, аларга үзем белгәннәрне өйрәтү ошый. БДИга онлайн курсларда белемнәремне ныгыттым, шулай ук репетиторларга да йөрдем. Имтиханны 70-80 баллга тапшырырга ниятлим. Инглиз теле аеруча авыр, шуның өчен бу фәннән көн саен күнегүләр эшләргә, кагыйдәләрен яттан белергә кирәк. КФУның лингвистика факультетына укырга керәсем килә», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте статистикасы буенча, узган ел республикада чит телдән БДИны 1911 укучы тапшырган. Бүген Казанның 8нче номерлы гимназиясендә 107 чыгарылыш сыйныф укучысы чит телдән имтихан бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100