news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Татарстан соңгы өч елда вузларга акча җәлеп итү буенча өченче урында

2021-2024 елларда Татарстан вузларына югары мәктәпне үстерү программасы кысаларында өстәмә рәвештә 4,6 миллиард сум җәлеп ителгән.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан 2021-2024 елларда югары уку йортларына федераль акчалар җәлеп итү буенча өченче урында торуын әйтте.

«2021-2024 елларда югары мәктәпне үстерү программасы кысаларында өстәмә рәвештә 4,6 миллиард сум җәлеп ителде. Программада катнашучыларның гомуми саны буенча Татарстан Томск өлкәсе белән өченче урынны бүлешә, бары тик Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калыша», – диде Илсур Һадиуллин ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Министр сүзләренчә, республиканың фәнни-техник потенциалын ныгытуның иң мөһим инструментларының берсе – ул федераль проектларда катнашу. Беренче чиратта бу «Фән һәм университетлар» милли проектында катнашуга кагыла.

«Безнең 5 югары уку йорты «Приоритет-2030» стратегик академик лидерлык программасында берьюлы катнаша. Алар – Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты, Казан дәүләт энергетика университеты һәм Казан дәүләт медицина университеты», – дип санап үтте Илсур Һадиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100