Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Һадиуллин Татарстан районнарында яңа мәктәпләргә ихтыяҗ булуын сөйләде
Соңгы берничә елда Татарстанда актив рәвештә мәктәпләр төзелүгә карамастан, күп кенә торак пунктларда аларга ихтыяҗ бар әле. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.
«1 сентябрьгә тагын ике мәктәп һәм өч корпус тапшырылачак, аларның берсе Кукмарада ачыла. Тагын өч объект 2026 елда ачылачак. Шул ук вакытта Көек, Түбән Кама, Яшел Үзән, Биектау һәм башка районнарда яңа мәктәпләргә ихтыяҗ саклана», – диде ул «Татар-информ» белән әңгәмәдә.
Шулай ук ул яңа мәктәпләр төзү мәсьәләсе даими контрольдә тора диде.
«Яңа микрорайоннар барлыкка килә, без аларны барлык социаль инфраструктура белән тәэмин итәргә тиеш», – дип өстәде министр.
Соңгы биш елда 48 мәктәп һәм 59 балалар бакчасы төзелгән, 600 мәктәптә туклану блоклары төзекләндерелгән.
Капиталь ремонт программасы да актив тормышка ашырыла: 2012 елдан 1 меңнән артык мәктәп һәм 500дән артык балалар бакчасы төзекләндерелгән.
Искәртеп үтик, бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмарада 3 нче урта мәктәпнең яңа корпусын ачуда катнашты.
Мәктәпләр төзелеше «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз