news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Татар теленнән төп дәүләт имтиханын тапшыручылар арта

Татар теленнән төп дәүләт имтиханын тапшыручылар саны буенча уңай динамика күзәтелә. 

Бу хакта мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Министрлар Кабинетында брифингта әйтте.

Татарстанда 9 нчы сыйныфны тәмамлаган 1263 чыгарылыш укучысы татар теленнән төп дәүләт имтиханын тапшырган. 

"Татар мәктәпләреннән - 572, мәктәпләрдәге татар төркемнәреннән 179 кеше, рус төркемнәреннән 512 укучы татар теленнән имтихан тапшыруы да кызык. 2019 ел белән чагыштырганда, динамика уңай, ул чакта 9 нчы сыйныфны тәмамлап, татар телен сайлаучылар 357 иде", - диде министр.

Гомумән, туган телләрне алганда, быел алардан 1367 кеше имтихан тапшырган. 9 нчы сыйныфның чыгарылыш укучылары гадәттәгечә рус теле, математика, үзләре сайлап алган ике предметтан сынау узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100