news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Һадиуллин татар теленнән имтихан тапшырган укучылар белән очрашты

Илсур Һадиуллин татар теленнән имтихан тапшырган укучылар белән очрашты
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында татар теле һәм татар әдәбиятыннан бердәм республика имтиханын уңышлы тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларны әзерләгән укытучылар белән очрашу узды.

2025/2026 уку елында «туган (татар) тел» фәненнән бердәм республика имтиханын 79 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган. Шулар арасыннан Мөслим районыннан Йолдыз Хәсәнова татар теле һәм татар әдәбиятыннан да белемнәрен сынап, ике имтихан тапшырган.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин балаларны һәм укытучыларны республика Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов исеменнән сәламләде. «Марат Готыф улы җитди сәбәпләр аркасында бүгенге очрашуга килә алмады, ләкин сезгә булган ихтирамын, ышанычын җиткерергә кушты», – диде министр.

«Татар теле – һәр баланың күңелендә нур уятучы зур бер көчтер. Сез татар теленнән имтихан тапшырып, әти-әниләрегезне уңышларыгыз белән сөендерә алдыгыз, 11 ел дәверендә белем алган уку йортларына, укытучыларыгызга рәхмәтле буласыз. Имтихан нәтиҗәләре – ел дәверендә башкарган хезмәтегезнең җимеше. Сез – безнең горурлыгыбыз, киләчәгебез, өметебез. Сез – бер агымнан агып баручылар түгел. Сез – үз кыйблагызны сайлап, агымга каршы барырлык, агымны туктатып торырга сәләтле яшьләр», – дип мөрәҗәгать итте Илсур Һадиуллин укучыларга.

Соңгы өч елда татар теле һәм татар әдәбиятыннан имтихан сайлаучылар артуын билгеләп узарга кирәк. 2024 елда –7 кеше тапшырса, узган ел 32 бала татар теленнән имтихан биргән. Быел исә, аларның саны 79 га җиткән, шул исәптән, өч бала татар әдәбиятыннан белемен тикшергән.

Имтиханны сайлаган укучылар түбәндәге муниципаль берәмлекләрдән: Азнакай (1), Актаныш (2), Арча (1), Әтнә (1), Балтач (1), Бөгелмә (1), Казан (58), Кайбыч (1), Кукмара (3), Мөслим (1), Чаллы (5), Түбән Кама (1), Яңа Чишмә (1), Нурлат (1), Балык Бистәсе (1).

Очрашуда имтихан тапшырган укучыларның үзләренә дә сүз бирелде. Алга таба бүләкләү тантанасы узды.

Очрашуда ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot