Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Һадиуллин: «Татар-информ» үз укучыларының ышанычын яулый алды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының 35 еллыгы белән котлады. Ул мәгълүмат агентлыгы коллективына яхшы яңалыклар, җаваплы спикерлар, ачык стратегияләр, шулай ук һәрвакыт республиканың әйдәп баручы мәгълүмат агентлыгы булып калуларын теләде.
«Бу еллар эчендә сез Татарстанда һәм Россиядә иң хөрмәтле һәм кирәкле мәгълүмат агентлыкларының берсен булдырдыгыз, укучыларыгызның ышанычын да яулый алдыгыз.
Мәгълүмат бирүдә оперативлык, дөреслек сезнең визит карточкагызга әверелде. Хезмәттәшләрегезнең һәм партнерларыгызның лаеклы ихтирамы - сезнең казанышларыгызны иң ачык бәяләү», - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе.
Ул «Татар-информ» киләчәктә дә үз укучылары белән ихтирамлы һәм ышанычлы диалог саклаячагына ышаныч белдерде.
«Сез кулыгызны вакыт пульсында тотасыз һәм укучылар аудиториясенә һәр кешегә кагыла торган төрле темалар буенча сыйфатлы һәм актуаль материаллар тәкъдим итәсез. Иң яхшы, кызыклы материаллар алда булуына ышанам», - диде министр.
Илсур Һадиуллин шулай ук Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы эшчәнлеге белән даими кызыксынулары өчен мәгълүмат агентлыгына рәхмәт белдерде.
«Агентлыкның барлык коллективына ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, илһам, иминлек һәм укучылар кызыксынуын телим!»- дип йомгаклады ул.
Надежда Гордеева
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз