news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Һадиуллин «Слово пацана» сериалы турында: Теләсә кайсы җинаятьче җәзасын ала

Татарстанның мәгариф һәм фән министры фикеренчә, балаларны игелекле, әйбәт фильмнар ярдәмендә тәрбияләргә кирәк.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистлар белән очрашуда «Слово пацана. Кровь на асфальте» сериалы турында сүз чыккач, теләсә кайсы җинаятьче җәзасын ала, диде.

«Бала тәрбиясе гаиләдән башлана. Аннары гына бу эш балалар бакчасына, мәктәпкә йөкләнә. Без балаларны игелекле, әйбәт фильмнар ярдәмендә тәрбияләргә тиеш. Андый фильмнар бар. Алар турында сыйныф сәгатьләрендә дә фикер алышырга мөмкин. Начар киноларга килгәндә, ничә еллар буе чит илләрдән төрле фильмнар керә. Балалар аларны карап, нәрсә булганын күрдек. Теләсә кайсы җинаятьче җәзасын ала. Балаларны яхшы үрнәктә тәрбияләргә кирәк», – диде Илсур Һадиуллин ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында.

news_right_1
news_right_2
news_bot