Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Һадиуллин: «ШАЯН ТВ» тапшырулары балалар өчен булса да, олылар өчен дә файдалы
Бүген Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «ШАЯН ТВ» телестудиясе эшчәнлеге белән танышты. Балалар министрга телеканалда әзерләнә торган проектлар турында сөйләде.
Очрашу барышында Илсур Һадиуллинга телеканалның төп эш юнәлешләре һәм яңа проектлары тәкъдим ителде. Аерым игътибар балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә әзерләнә торган белем бирү һәм анимацион контентка юнәлтелде. Әлеге проектлар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Министр «ШАЯН ТВ» белән Мәгариф һәм фән министрлыгы арасында тыгыз хезмәттәшлек булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, студиядә әзерләнгән проектлар телевидениедә күрсәтелә һәм мәктәпләргә дә барып җитә. Ул балалар өчен спектакль, концерт, дәресләр һәм аларның үзләре төшергән тапшырулар кебек төрле форматлар булуын уңай бәяләде.
«ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында балалар өчен көн дәвамында белем бирү һәм танып-белү тапшырулары күрсәтелүе дә бик мөһим. Бала губка кебек – ул тирә-яктагы мохитне бик тиз сеңдерә. Бу мохит гаиләдә генә түгел, мәктәптә, балалар бакчасында һәм башка урыннарда да формалаша», – диде Илсур Һадиуллин.

Шулай ук министрга «Ну, Кәрим» вертикаль сериалы һәм «Шүрәле оныгы Шүркәй» мультсериалын җитештерү белән шөгыльләнүче «ШАЯН мультфильм» студиясе эшчәнлеге турында сөйләделәр.
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов фикеренчә, яшьләрне яңа форматлар ярдәмендә берләштереп, татар теленә һәм татар телле мохиткә җәлеп итү эшнең нәтиҗәлелеген арттырачак.
«Балалар безнең республиканың һәм милләтнең зур патриотлары булып үсәргә тиеш. Моның өчен алар тарихны, телне һәм мәдәниятне яхшы белергә тиеш», – диде ул.

Студия белән танышу барышында кунакларга рус телендәге мультфильмнарны татарчага дубляжлау бүлмәсе дә күрсәтелде. Дубляж студиясенең редактор-тәрҗемәчесе Ильназ Сибгатуллин бер үк вакытта 16 төрле тавышта сөйләшә алуын әйтте. Ул кунакларга «Смешарики» мультфильмындагы персонажлар тавышы белән сөйләп тә күрсәтте.
«ШАЯН ТВ» алып баручысы Ислам Хәбибуллин телеканалда эшләү балаларга камера алдында үзләрен иркен тотарга һәм татар телендә сөйләшергә өйрәнергә ярдәм итүен әйтте.
«Биредә эшли башлаганда балалар әйбәтләп сөйли белмиләр әле, ләкин вакыт узу белән алар үсәләр. Төрле чараларны да алып бара башлыйлар», - дип аңлатты ул.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз