Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Һадиуллин: Россия төбәкләрендә татар телен укыту өчен барлык шартлар да бар
Казанда узган дөньякүләм «Туган тел» форумының пленар утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин төбәкләрдәге татар мәктәпләрен дәреслекләр белән тәэмин итү мәсьәләсенә тукталды. Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты буенча 90 дәреслек федераль исемлеккә кертелгән, бу исә Россиянең теләсә кайсы почмагында телне законлы рәвештә укытырга мөмкинлек бирә.
Министр үз чыгышында Татарстанның чит төбәкләргә күрсәткән ярдәме турында да искәртте. Аның сүзләренчә, агымдагы уку елында гына да төбәкләргә 16 миллион сумлык 32 мең данә дәреслек бушлай тапшырылган. Шул ук вакытта Илсур Һадиуллин җирле җитәкчеләрне бу мәсьәләгә игътибарлырак булырга һәм закон нигезендә дәреслекләр алу өчен бюджеттан акча карарга чакырды.
«Безнең дәреслекләр федераль экспертлар тарафыннан югары бәяләнде, аларның куллану вакыты чикләнмәгән. Татарстан һәрвакыт ярдәмгә әзер, ләкин закон буенча дәреслекләр алу чыгымнары һәр төбәкнең үз бюджетында каралырга тиеш. Әлеге мәсьәләне шәхси контрольгә алуыгызны сорыйбыз», — дип басым ясады министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз